Зәй офыклары

Көзге чакырылыш, юлларны тоту...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп өч мәсьәлә тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш турында ТР хәрби комиссариатының Зәй бүлеге башлыгы Айрат Әгъләмҗанов чыгыш ясады. Көзге чакырылыш 1 октябрьдән башланып, 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Быелгы көздә гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру планы эшләнеп,...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп өч мәсьәлә тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.

Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш турында ТР хәрби комиссариатының Зәй бүлеге башлыгы Айрат Әгъләмҗанов чыгыш ясады. Көзге чакырылыш 1 октябрьдән башланып, 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Быелгы көздә гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру планы эшләнеп, ул расланган. Язгы чакырылышта армия сафларына Зәйдән 81 кеше киткән булса, көзен дә шул кадәр егет солдат шинеле кияр дип көтелә.

2012-2013 еллар көзге-кышкы чорында автомобиль юлларын тоту турында "Татнефтедор" ҖЧШнең Зәй автомобиль юллары идарәсе башлыгы Ислам Әмирханов бәян итте. Идарә карамагында 404 километр юл исәпләнә, шуның 266 километры - асфальт-бетон, 127 километры - ташлы балчык һәм 13 километры балчыклы юл. Идарә башлыгы әйтүенчә, көзге-кышкы чорда эшләүгә әзерлек буенча чаралар планы эшләнгән. Әлеге уңайдан эш хәзер дә дәвам итә. Гомумкуллану юлларында бозлавыкларны кисәтү буенча 3000 тонна ком, 50 тонна тоз, 2000 тонна комлы-тозлы измә, 200 тонна тозлы су әзерләнгән. Юлларны чистарту, карап торуда 35 берәмлек техника эшләве планлаштырыла. Хәзерге вакытта техниканы ремонтлау бара.

"Җирдән файдалану бюросы" ҖЧШнең быелның 9 аенда эшчәнлеге турында ширкәт директоры Расил Әгъләмов сөйләде. Ширкәт халыкка хезмәт күрсәтү буенча 2004 елдан эшли. Биредә 9 кеше хезмәт куя. Оешманың төп эшчәнлеге - җир участокларын ызанлау, топографик фотого төшерү, авыл хуҗалыгы җирләрен сәнәгать җирләре рәтенә күчерү өчен документлар пакеты әзерләү. Ширкәт ел башыннан җирләрне ызанлауга 364 гариза алган.

- Без республикада беренчеләрдән булып ызанлау планнарын электрон юл белән башладык. Бу ысул җиргә кадастр паспорты бирү эшен 5-7 көндә башкару мөмкинлеге бирә, - диде Расил Әгъләмов.

Хәзерге вакытта оешма җир кишәрлекләрен документлаштыру эше алып бара. Әлеге уңайдан 340 кадастр паспорты эшләнгән инде.

Һәрвакыттагыча контрольдә торучы мәсьәләләр буенча тиешле структура җитәкчеләре хисап тотты.

Киңәшмә ахырында район башлыгы бу атнада узачак төп чаралар планы белән таныштырды, көн кадагында торучы мәсьәләләргә тукталды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: