Зәй офыклары

Максат куйдык – ирештек

- Дүрт ел элек Якты Күлдә узган җыелышларны мин яхшы хәтерлим. Ул вакытта халык бик күп проблемаларны күтәрә иде. Кызганычка каршы, алар авыр хәл ителде, хәл ителми калганнары да шактый булды. Әмма хәзер авыл тормышы тамырдан үзгәрде. Яшәү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Яктыкүллеләр - ачык, оешкан, бердәм халык. Җирлектәге соңгы...

- Дүрт ел элек Якты Күлдә узган җыелышларны мин яхшы хәтерлим. Ул вакытта халык бик күп проблемаларны күтәрә иде. Кызганычка каршы, алар авыр хәл ителде, хәл ителми калганнары да шактый булды. Әмма хәзер авыл тормышы тамырдан үзгәрде. Яшәү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Яктыкүллеләр - ачык, оешкан, бердәм халык. Җирлектәге соңгы еллардагы үзгәрешләр сөендерә. Чисталык, авыл төзеклеге буенча җиңү яулау - бик яхшы. Әмма бу юнәлештә тукталырга ярамый, һаман алга бару кирәк. Яшелләндерү, авылның кабатланмас үз йөзен булдыру өстендә даими эшләү зарур, - диде район башлыгы Татьяна Воропаева, Якты Күлдә узган халык җыенында чыгыш ясап.

Чыннан да, биредә халыкның көнкүрешен яхшырту, яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруда җирле үзидарә органнары тарафыннан зур эш башкарыла. Җирлек башлыгы Айрат Бариев хисабында ел дәвамында җирлек составындагы авылларда (Якты Күл, Үтәшкин, Пустынка) нинди эшләр башкарылуы, алар өчен күпме акча тотылуы тулысынча анализланды.

- 2012 елда Якты Күлнең йөзен үзгәртүне төп бурыч итеп билгеләдек һәм моңа ирештек, - диде ул.

Җирлектә яшәүче 801 кешенең 432се - хезмәт яшендә. Шуның 30ы - бюджет оешмаларында, 23е - "Зәй шикәре" агрофирмасы ҖЧШендә хезмәт куйса, 100дән артыгы тирә-як шәһәрләргә (шактые нефть тармагы предприятиеләрендә) йөреп эшли, 7 кеше эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, 3 кеше крестьян (фермер) хуҗалыгы оештырып көн күрә.

Җыелышта Якты Күл мәктәбе эшчәнлеген мәктәп директоры Зиннур Мөхтәров анализласа, мәдәният йортының авыл халкы белән эшләве турында аның директоры Татьяна Егорова сөйләде. Шунысы игътибарга лаек, әлеге учреждениеләрнең икесендә дә күпкырлы эшчәнлек алып барыла, икесе дә халык белән тыгыз элемтәдә эшли.

Кайбер авыл җирлекләре җыелышларында чүп чыгару буенча "Горзеленхоз" ҖЧШ эшчәнлегенә күп кенә сораулар булса, Якты Күлдә, киресенчә, бу предприятие исеменә мактау сүзләре генә әйтелде. Бу исә авыл җирлеге башлыгының әлеге мөһим мәсьәләне даими контрольдә тотуы турында сөйли.

Җыенда җирлек җитәкчелеге тарафыннан агымдагы елда нинди төзү-төзекләндерү һәм башка эшләр башкарылачагы да анык яңгырады. Якты Күлдә мәдәният йортын, фельдшер-акушерлык пунктын, мәктәп спорт залын, җирлек Советы һәм башкарма комитет урнашкан бина фасадын ремонтлау, карт агачларны кисү, урам юлларын яңарту, Сабантуй, "Казанская" халык бәйрәмнәре уза торган ял зонасын төзекләндерү планлаштырыла. "Тузган торак" федераль программасына кергән очракта, иске йорт урынына яңа йорт төзү дә уйланыла. Моның буенча әзерлек эшләре алып барыла.

54 кеше яшәүче Үтәшкиндә юлларны ремонтлау буенча узган ел да шактый эш башкарылган. Быел исә бу юнәлештә эш дәвам итәчәк, авылның урамнарын яктырту да уйланыла.

Пустынкада яшәүчеләр өчен (биредә 14 кеше яши) төп проблема - су. Быел биредә су челтәре сузу, Зәй елгасы аша салынган күпердән соң авылга баручы юлны төзекләндерү планлаштырыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: