Зәй офыклары

Матбугатка язылыйк! Вакыт аз кала

Дүшәмбе көнне аппарат киңәшмәсе көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләрне тикшергәнчегә кадәр шәһәр-районның агымдагы елда фән олимпиадаларында җиңүче һәм призер укучылар, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларын бүләкләү тантанасы булды. Районда сәләтле балалар белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Әлеге максатчан эшнең уңай нәтиҗәсе балаларның региональ һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларында чагылыш таба. Быел укучыларның республика...

Дүшәмбе көнне аппарат киңәшмәсе көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләрне тикшергәнчегә кадәр шәһәр-районның агымдагы елда фән олимпиадаларында җиңүче һәм призер укучылар, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларын бүләкләү тантанасы булды.

Районда сәләтле балалар белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Әлеге максатчан эшнең уңай нәтиҗәсе балаларның региональ һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларында чагылыш таба. Быел укучыларның республика олимпиадалары күрсәткечләре узган еллар дәрәҗәсендә - 16 урын (2 җиңүче, 14 призер). Быел һәр елны бирелә торган Ринат Фәрдиев исемендәге премиягә (30 мең сум) 2нче мәктәпнең X сыйныф укучысы Ринат Ибраһимов лаек булды. Аңа премия алуга сертификат тапшырылды. Моннан тыш, Ринат район башлыгы Грантына да ия булды. Сәләтле укучыларга грантларны район башлыгы урынбасары Роберт Халитов тапшырды. Укучыларның әти-әниләре һәм бер төркем укытучыларына район башлыгы Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә алты мәсьәлә тикшерелде. Аны район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.

14-27 майда шәһәр-районда оператив хәл торышы турында эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул агымдагы елның биш аенда җәмәгать урыннарында исерек хәлдә полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланып, административ җаваплылыкка тартылучыларның кайсы оешма, предприятиеләрдә эшләүчеләр икәнлеген игълан итте. Соңгы елларда, законнар үзгәреп, җәмәгать урыннарында исерткеч эчемлекләр эчеп хокук бозган һәм административ җаваплылыкка тартылган гражданнар турында эш урынына хәбәр итү практикасы бетерелде. Эчке эшләр бүлеге аны эш бирүче мөрәҗәгать иткән очракта гына бирә ала. Быелның биш аенда әлеге төр хокук бозуның 1288 очрагы теркәлгән, хокук бозучыларның 1047се - беркайда да эшләмәүче, калганнары - предприятие, оешма эшчеләре һәм хезмәткәрләре. Андыйларга карата оешмаларның профилактика советлары үз сүзен әйтергә тиеш.

Район территориясендә WiFi хезмәте урнаштыру турында "Таттелеком" АҖнең район электр элемтәсе үзәге башлыгы Евгений Абрамов сөйләде. Аның чыгышыннан күренгәнчә, чыбыксыз интернет челтәренә тоташуның әлеге төре республиканың 911 ноктасында булдырылган. Шәһәрдә аны 4 урында булдыру карала. Алар - "Энергия" стадионы, Җиңү бульвары, Фәрдиев исемендәге парк һәм "Яшьлек" боз сарае.

Башкарма комитетның торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш, транспорт, энергетика, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлеге башлыгы Азат Бариев чыгышында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең "2012 елда балалар ишегалды мәйданчыкларын төзекләндерү эшен оештыру турында" карары (№ 11, 28 апрель, 2012 ел) үтәлеше, биләмә- ләрне санитар чистарту буенча икеайлык нәтиҗәләрен яктыртты.

Балалар ишегалды мәйданчыкларын (барлыгы 95) төзекләндерүгә предприятие, оешмалар тартылды. Аларның кайберләре бу эшне тиешле таләпләргә туры китереп башкарды инде. Әмма җитешсезлекләр дә җитәрлек. Бу мөһим эштән баш тартырга теләүчеләр дә бар. Район башлыгы эш өчен беркетелгән барлык оешмаларга аны 1 июньгә төгәлләү бурычын куйды.

Бу юлы да шәһәр һәм авыл җирлекләрендә волейбол мәйданчыклары булдыру акциясе барышы турында физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Петр Уразайкин хисап тотты.

Быелның икенче яртысына матбугатка язылу барышы турында почтамт башлыгы вазифаларын башкаручы Наталья Салмина бәян итте. Узган атнада зәйлеләр 3200 данә газета-журналга язылган, шулай итеп, гомуми тираж 7800 данә тәшкил итә. Бу - бик аз, беренче яртыеллык тиражының 25 проценты гына. Шуңа күрә предприятие, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары матбугатка язылу барышын җитди контрольгә алырга тиеш. Республика һәм район басмаларына язылу да әлегә начар бара, аеруча "Ватаным Татарстан" һәм "Зәй офыклары" газеталарына. Шактый оешмалар, авыл җирлекләренең яртысыннан күбесе диярлек бу мөһим эшне башкармаган. Ә вакыт күп калмый. Шуңа күрә моны озакка сузарга ярамый. Район башлыгы әлеге уңайдан эшне көчәйтү кирәклеген ассызыклады.

Киңәшмә ахырында Татьяна Воропаева киңәшмәдә катнашучыларны бу атнада узачак төп чаралар белән таныштырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: