Зәй офыклары

Мәктәпләрдә спорт класслары булачак

Дүшәмбе көнне район башлыгы Татьяна Воропаева рәислегендә узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибенә 4 мәсьәлә чыгарылды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов "Авыл хуҗалыгы белгечләре өчен 500 грант" республика программасы белән таныштырды һәм лизинг-грантларның районда ничек гамәлгә ашырылуын әйтеп үтте. Соңгы елларда авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшчәнлек алып баручылар,...

Дүшәмбе көнне район башлыгы Татьяна Воропаева рәислегендә узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибенә 4 мәсьәлә чыгарылды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов "Авыл хуҗалыгы белгечләре өчен 500 грант" республика программасы белән таныштырды һәм лизинг-грантларның районда ничек гамәлгә ашырылуын әйтеп үтте. Соңгы елларда авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшчәнлек алып баручылар, эшмәкәрләр, фермерлар өчен, дәүләт ярдәме буларак, илкүләм, республика грантлары шактый күп тәкъдим ителде. Күпләр бу мөмкинлектән теләп файдаланды. Андыйлар арасында безнең район вәкилләре дә бар. Мәсәлән, узган ел, гаилә фермасы буларак, лизинг-грантка бизнес-план тәкъдим итеп откан И. Хәбибуллин, Ф. Исламов, К. Морзагов, Н. Селиверстов "МТЗ-82" маркалы трактор, аңа җир эшкәртү техникасы һәм башка тагылма җиһазлар алды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игълан иткән грант яшь үзенчәлегенә бәйсез рәвештә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче предприятиеләрдә эшләп, үз һөнәре буенча югары күрсәткечләргә ирешкән, коллективта абруй казанган белгечләргә (агроном, инженер-механик, зооинженер, ветеринар-табиб, икътисадчы, хисапчы) бирелә. Аның күләме - 100 мең сум. Республикада шундый 500 грант булдырыла. Аңа бер мәртәбә грант алучылар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмаларында элек җитәкче булып эшләүчеләр дәгъва итә алмый.

Аз тәэмин ителгән, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче укучыларга адреслы ярдәм күрсәтүдә мәгариф идарәсенең социаль яклау идарәсе һәм җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлеге турында идарә башлыгы Гөлчәчәк Галимова чыгыш ясады. Районда 8186 бала белем һәм гомумбелем учреждениеләре канаты астына алынган, ягъни алар мәктәпләрдә укый яки балалар бакчасына йөри. Ведомствоара комиссиядә социаль яктан имин булмаган 57 гаилә исәптә тора. Аларда 120 бала үсә. Балигъ булмаганнар белән эшләү инспекциясендә исәпкә алынган 30 гаиләдә - 57, мәктәпләрдә хәвефле гаилә буларак теркәлгән 82 гаиләдә 152 бала тәрбияләнә. Районда аз тәэмин ителгән һәм социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга адреслы ярдәм күрсәтүнең төрле формалары кулланыла. Социаль яклау идарәсе аша аз тәэмин ителүче гаиләләргә пособие түләнә. Авыр тормыш хәлендә калучы гаилә балаларын яклау йөзеннән, быел 1, 2, 3, 4, 6, 7нче мәктәпләрдә һәм гимназиядә кадет класслары ачылды. Аларда укучыларны киендерү чыгымнарының яртысын җирле бюджет үз өстенә ала, тукландыруга 2012 елда муниципаль бюджеттан 1 миллион 180 мең сум акча сарыф ителсә, 2013 елга 1 миллион 86 мең сум акча салынган. Киләсе уку елыннан мәктәпләрдә спорт класслары ачу күздә тотыла. 4 шәһәр мәктәбендә һәм "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә социаль кафелар эшли.

4 ноябрьдән укучыларның көзге каникулы башлана. Балалар вакытны файдасыз үткәрмәсен өчен районда бу чорга махсус чаралар планы төзелде. Әлеге план белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова таныштырды.

Саклык банкының Зәйдәге өстәмә офисы мөдире Зилә Сәлахова, "Татфондбанк"ның Зәйдәге өстәмә офисы башлыгы Александр Лаптев коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне электрон юл белән башкаруны гамәлгә ашыру эшен оештыру барышы, проблемалар турында әйтеп үттеләр. Район башлыгы әлеге хезмәт җитәкчеләренә, предприятие-оешмаларга чыгып, аңлату эшен көчәйтергә кирәклеген искәртте. Чөнки электрон юл, халык өчен иң отышлысы - комиссия җыемы аз алына.

Татьяна Васильевна, киңәшмәгә йомгак ясап, контрольгә куелган мәсьәләләр буенча тиешле хезмәтләр җитәкчеләрен тыңлады, бу атнага планнар белән таныштырды, киңәш-тәкъдимнәрен әйтте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: