Зәй офыклары

Мөрәҗәгатьләр – халык сулышы

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп өч мәсьәлә тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. 2012 елда муниципаль районда гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре һәм мөрәҗәгатьләр белән эшләүнең форма һәм методларын камилләштерү буенча күрелгән чаралар турында район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина чыгыш ясады. Район Советы һәм башкарма комитетка...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп өч мәсьәлә тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.

2012 елда муниципаль районда гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре һәм мөрәҗәгатьләр белән эшләүнең форма һәм методларын камилләштерү буенча күрелгән чаралар турында район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина чыгыш ясады.

Район Советы һәм башкарма комитетка узган ел гражданнардан 1548 (2011 елда 1538 булган) мөрәҗәгать кергән, шул исәптән район башлыгы һәм район башкарма комитеты җитәкчесенә - 1247 мөрәҗәгать. Барлык мөрәҗәгатьләр законда билгеләнгән срокларда каралган. 552 мөрәҗәгатькә уңай җавап бирелгән, 56сы кире кагылган, 420 мөрәҗәгать урынга чыгып тикшерелгән, 260ы контрольгә алынган, калганнары буенча тиешле аңлатма бирелгән. Коллектив мөрәҗәгатьләр 2011 елда 98 булса, узган ел 38гә кимегән. Интернет аша 78 мөрәҗәгать кергән. "Халык контроле" республика сайтында узган елның апреленнән 8 мөрәҗәгать теркәлгән. Башка еллардагы кебек үк, мөрәҗәгатьләрнең күпчелек өлеше торак фондыннан файдалану, күрсәтелүче коммуналь хезмәтләр сыйфаты, аерым алганда, күпфатирлы йортларга үткәрелгән капиталь ремонт сыйфаты һәм коммуналь хезмәтләргә түләү тарифлары үсеше белән бәйле.

Шунысын да әйтик, җир кишәрлекләрен документлаштыру буенча, фермерлар, шәхси хуҗалык алып баручылар тарафыннан, шулай ук гаилә фермасы булдыру өчен буш торучы биналарны алырга теләүчеләрдән мөрәҗәгатьләр 2011 елга караганда ике мәртәбә кимегән.

Клара Габидуллина чыгышында шулай ук район җитәкчелегенең халык белән эшләүнең барлык төрләрен анализлады.

- Барлык төр эшчәнлек җирле үзидарә органнарының халык белән аралашу һәм элемтәдә булуын ныгыту һәм киңәйтүгә этәргеч ясый. Гражданнар мөрәҗәгатьләрендәге мәгълүмат, тәкъдимнәр һәм тәнкыйть карарлар кабул итүдә, районның социаль-икътисади үсешен фаразлауда исәпкә алына, - диде ул.

2012 ел нәтиҗәләре буенча муниципаль районда демографик хәл торышы турында ЗАГС бүлегенең баш белгече Ландыш Ананьева, 2012 елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның әҗәтләре турында "Бердәм исәпләү үзәге" ҖЧШ директоры Галина Камышова сөйләде.

Яшерен төстә эшләүче таксистларны ачыклау эше турында ЮХИДИ башлыгы Вадим Васильев хисабы тыңланды.

Район башлыгы торак-коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләрне җыюны тиешле оешмалар җитәкчеләренә көндәлек режимдагы эш итү бурычын куйды, такси хезмәтенә кагылышлы законны катгый үтәү кирәклеген искәртте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: