Зәй офыклары

Мөрәҗәгатьләр – халык ышанычы

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе күңелле мизгелдән башланды - район башлыгы Татьяна Воропаева мәгариф өлкәсендә күп еллар намуслы хезмәте һәм юбилее уңаеннан 2нче мәктәп директоры Тамара Биккининага - район башлыгы Мактау грамотасы һәм физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Петр Уразайкинга "Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре" исемен раслаучы күкрәк...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе күңелле мизгелдән башланды - район башлыгы Татьяна Воропаева мәгариф өлкәсендә күп еллар намуслы хезмәте һәм юбилее уңаеннан 2нче мәктәп директоры Тамара Биккининага - район башлыгы Мактау грамотасы һәм физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Петр Уразайкинга "Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре" исемен раслаучы күкрәк билгесе тапшырды.

Киңәшмә көн тәртибендә төп өч мәсьәлә тикшерелде. "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" ҖЧШнең быел 9 айда эшчәнлеге һәм ел ахырына кадәр үсеш перспективалары турында ширкәтнең генераль директоры Илья Давыдов чыгыш ясады.

Илья Русланович агымдагы елны завод өчен җитештерүдә хәлиткеч ел булуны билгеләп үтте. Ел башыннан предприятие 1998 миллион сумлык продукция җитештергән. Бу - узган елның шул чоры белән чагыштырганда 41 процентка күбрәк. Заводның төп кулланучысы - элеккечә "КАМАЗ" АҖ. Аңа предприятие продукциясенең 79 проценты туры килә.

- "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" ҖЧШ - социаль ориентлашкан базар предприятиесе. Завод эшчеләренә, пенсионерларга социаль ташламалар, хезмәтләр һәм гарантияләр коллектив килешүендә беркетелгән, - диде генераль директор.

Предприятие үсешендә яңа этап кичерә - быелның декабреннән киләсе елның мартын кертеп, эшләп чыгарылучы продукцияне дөнья базарында көндәшлеккә сәләтле, дөнья стандартларына яраклы итү максатында, модернизация һәм техник яңарту планлаштырыла. 2012-2013 елларга ике юнәлештә төп үсеш юллары билгеләнгән. Алар - көпчәкләрне дөнья стандартларына туры килерлек итеп буяу-лаклау һәм көпчәкләр җитештерү технологиясен камилләштерү. Әлеге проектны башкарып чыгу өчен Eisenmann компаниясе белән контракт төзелгән. Бу эшләр киләсе ел уртасына төгәлләнергә тиеш.

Район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина Совет һәм башкарма комитетка быелның 9 аенда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне анализлады. Ел башыннан район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесе исеменә 927 мөрәҗәгать (узган елның шул чорында 1087 булган) кергән. Мөрәҗәгатьләрнең 56сы интернет кабул итү аша алынган. Зәйлеләр 6 мөрәҗәгатьне "Халык контроле" сайты аша юллаган.

ЮХИДИ башлыгы Вадим Васильев "Игътибар: балалар!" республика кисәтү чарасы һәм "Юлларда балалар иминлеген тәэмин итү" Бөтенроссия айлыгы нәтиҗәләрен бәян итте. Быелның 9 аенда шәһәр-район юлларында юл-транспорт һәлакәтенең 74 очрагы теркәлеп, 12 кеше һәлак булган, 102 кеше төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре алган. Фаҗигаләр саны арта. Саннар уйланырлык. Аларның сәбәбе шул ук - җәяүлеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу, тизлекне арттыру, транспорт белән исерек хәлдә идарә итү һ.б.

Шәһәр Советы урынбасары Марсель Хуҗин киңәшмәдә катнашучыларны шәһәр Советы депутатлары тарафыннан поликлиника һәм район үзәк дәваханәсе бүлекләрендә уздырылган тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды.

Киңәшмә ахырында контрольдә торучы мәсьәләләр буенча хисап бирелде. Район башлыгы узган атнада үткән чараларга нәтиҗә ясап, бу атнада узачаклары белән таныштырды, бурычларны атады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: