Зәй офыклары

Субсидия билгеләү эшен тиешенчә оештырыйк

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрне тикшерүгә кереш- кәнче, район башлыгы Татьяна Воропаева киңәшмәдә катнашучыларны «Зәй урман хуҗалыгы» дәүләт казна учреждениесе директоры вазифаларын башкаруга билгеләнгән Эдуард Гущин белән таныштырды. Ул 1962 елда туган, югары белемле. Урманчылык тармагында шактый еллар хезмәт куйган, Бөгелмә урман хуҗалыгын җитәкләгән. Шәһәр-районда 27 августтан...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрне тикшерүгә кереш- кәнче, район башлыгы Татьяна Воропаева киңәшмәдә катнашучыларны «Зәй урман хуҗалыгы» дәүләт казна учреждениесе директоры вазифаларын башкаруга билгеләнгән Эдуард Гущин белән таныштырды. Ул 1962 елда туган, югары белемле. Урманчылык тармагында шактый еллар хезмәт куйган, Бөгелмә урман хуҗалыгын җитәкләгән.

Шәһәр-районда 27 августтан 10 сентябрьгә кадәр оператив хәл турында эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин сөйләде. Ул чыгышында соңгы ике атнада оператив хәлнең чагыштырмача тотрыклы булуын, авыр җинаятьләр кылынмавын билгеләп үтте. Бу чорда бүлеккә төрле хокук бозулар турында 32 хәбәр кергән, шуның 15е - урлау, 9ы - кыйнау. Шәһәрдә милеккә кул салу, аеруча машина урлау кебек җинаятьләрнең артуы күзәтелә. Бу - күптәнге проблема. Автомобильләрне көндез генә түгел, төнлә дә йорт ишегалларында калдыру - гадәти күренеш. Мәктәпләрдә укулар башлану белән кәрәзле телефоннар югалу очраклары да бар. Ринат Рәхмәтуллин яңа төр мошенниклык очракларының яңадан баш калкытуын да искәртте.

Үзәктән җылыту системасыннан файдаланган өчен түләү чыгымнарын субсидияләү турында социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина чыгыш ясады.

Билгеле булганча, быелгы җылыту сезонында халыкка җылылык өчен түләү шактый артачак. Әлеге уңайдан хөкүмәт тарафыннан кереме җан башына 30000 сумнан артмаган фатир хуҗаларына субсидия бирү карала. 10 сентябрьдән (30 ноябрьгә кадәр) субсидия билгеләү өчен документлар кабул итү башланды. Бу эш график нигезендә социаль яклау идарәсендә 6 урында оештырыла. Субсидиягә дәгъва кылучы гражданнар бирегә бу көннәрдә август ае өчен бирелгән түләү кәгазе (квитанция) артында язылган көнне тиешле документлар белән (алар шунда ук күрсәтелгән) килергә тиеш. Социаль яклау идарәсе иртәнге сигезенче яртыдан кичке җидегә кадәр (шимбә көнне - иртәнге сәгать 8дән кичке 7гә) эшләячәк.

Шунысын да әйтик, субсидия социаль норматив кысаларында гына билгеләнә. Ул ялгыз яшәүчегә (бер кеше) - 40, ике кешедән торган гаиләгә - 46, өч кешелек гаиләгә - 51, дүрт кешедән торган гаиләгә фатирның 56 квадрат метры, ә 5 һәм аннан күбрәк кешелек гаиләгә һәр кешегә 12 квадрат метр өчен генә биреләчәк. Калган мәйданны фатир хуҗасы яңа тариф нигезендә түли. Җан башына кереме аз булучыларга субсидия күбрәк билгеләнәчәк. Моның өчен коэффициентлар кулланылачак. Әгәр дә керем җан башына 10 мең сумнан артмаса - 1, 20 мең сумга кадәр - 0,7, 25 мең сумга кадәр - 0,5, 30 мең сумга кадәр 0 коэффициенты каралган.

Район башлыгы субсидия билгеләү өчен документлар кабул итү, тулаем бу мөһим эшне җитди, зур чиратлар булдырмыйча, халык коткыга бирелмәслек итеп оештыру кирәклеген ассызыклады.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов чыгышында урып-җыю эшләре барышын, аерым алганда, бөртеклеләрне җыеп алу, терлек азыгы әзерләү, шикәр чөгендере алу мәсьәләләрен яктыртты.

Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Петр Уразайкин районда физик культура үсеше һәм зәйлеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру буенча алып барылучы максатчан эшне анализлады.

Татьяна Воропаева киңәшмә ахырында анда катнашучыларны бу атнада узачак төп чаралар белән таныштырды, якын көннәрдә хәл ителергә тиешле проблемаларга тукталды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: