Зәй офыклары

Татьяна ВОРОПАЕВА: “Игътибарлы, сак, уяу булыйк!”

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә өч мәсьәлә тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш нәтиҗәләре турында ТР хәрби комиссариатының Зәй бүлеге башлыгы Айрат Әгъләмҗанов чыгыш ясады. Шунысы игътибарга лаек, көзге чакырылыштан аермалы буларак, язгы чакырылышта гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру биреме 102,5 процентка үтәлгән. Республиканың...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә өч мәсьәлә тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.

Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш нәтиҗәләре турында ТР хәрби комиссариатының Зәй бүлеге башлыгы Айрат Әгъләмҗанов чыгыш ясады. Шунысы игътибарга лаек, көзге чакырылыштан аермалы буларак, язгы чакырылышта гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру биреме 102,5 процентка үтәлгән. Республиканың җыелу пунктыннан Зәйдән хезмәткә киткән бер генә егет тә кире борылып кайтмаган. Армия сафларына 81 егет алынган.

Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны оештыру һәм үткәрүдә актив катнашкан өчен төрле структураларда эшләүче бер төркем хезмәткәрләргә район башлыгы Мактау грамоталары тапшырылды. Алар арасында авыл җирлекләре башлыклары, хәрби комиссариат, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, табиблар, уку йортлары һәм предприятие, оешма җитәкчеләре бар (рәсемдә).

Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең агымдагы елның беренче яртысында эшчәнлеге турында идарә башлыгы Вячеслав Петров сөйләде.

- Зәй янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү гарнизоны 10 янгын сүндерү частен (шул исәптән 3се - федераль) берләштерә һәм аңа бик күп бурычлар йөкләнгән, - диде ул чыгышында.

Ел башыннан янгын сүндерүчеләр янгыннар (37) һәм башка төр фаҗигаләргә 219 мәртәбә чыккан. Әлегә бездә янгыннарда һәлак булучылар юк. Кызганычка каршы, язгы-җәйге чорда шәһәр-районда суга батып үлүчеләр 7гә җитте. Саннар уйланырлык. Рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенырга ярамаганлык буенча даими кисәтү эше алып барылуга карамастан, фаҗигаләр бер-бер атлы булды. Соңгы вакытта халык арасында бу хакта аңлату эше алып бару максатчан төс алды. Шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә бу мөһим эшнең төрле формалары кулланыла. Алга таба фаҗигаләрне булдырмау зарур.

Башкарма комитет административ комиссиясенең быелның 6 аенда эшчәнлеген комиссиянең баш белгече Тәлгать Кашапов анализлады. Ул чыгышында комиссия тарафыннан шактый эш башкарылуын һәм бу эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген билгеләп үтте. Ел башыннан комиссия тирә-як мохитне саклау, төзекләндерү, тәртип һәм чисталык тәэмин итү мәсьәләләре белән бәйле административ хокук бозулар турында 207 беркетмә төзегән. Комиссиянең 23 утырышында 457 эш каралган. Күчмә утырышларда 22 беркетмә тикшерелеп, 2 кеше кисәтелгән, 20 кеше штрафка тартылган. 6 айда барлыгы 408000 сум штраф салынган, шуның 300000 сумы түләтелгән.

Контрольдә торучы мәсьәләләрнең берсе - белем бирү учреждениеләрендә ремонт эшләре барышы, аларны яңа уку елына әзерләү. Бу турыда мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова хисап тотты.

Билгеле булганча, капиталь төзекләндерү 6 мәктәптә бара. Бурыч - билгеләнгән эшләрне сыйфатлы итеп, вакытында башкару. Район башлыгы төзекләндерүне даими контрольдә тоту кирәклеген ассызыклады.

Татьяна Воропаева узган атнадагы төп чараларга тукталып, кайбер авыл җирлекләрендә "Туган якта очрашулар" проекты кысаларында күренекле якташлар белән үткән очрашуларның кирәклегенә, мөһимлегенә тукталды.

- Мондый җылы очрашулар беренче чиратта авылда яшәүчеләр өчен кирәк, - диде ул.

Узган атнада Казанда булган террорчылык актына тукталып, район башлыгы һәркемне, аеруча җитәкчеләрне уяу булырга чакырды.

- Җитәкчеләр, аеруча авыл җирлекләре башлыклары урыннарда хәлне җитди контрольгә алырга тиеш. Җирлектәге һәрнәрсәдән сез хәбәрдар булырга, барысын да белеп торырга тиеш, игътибарлы, сак, уяу булыйк, - диде ул.

Соңыннан Татьяна Воропаева бу атнада шәһәр-районда узачак төп чаралар белән таныштырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: