Зәй офыклары

Татьяна ВОРОПАЕВА: “Һәр җитәкче үзеннән башласын”

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсендә район башлыгы Татьяна Воропаева шулай дип белдерде. Бу 2013 елның беренче яртысына газета-журналларга язылуны оештыру белән бәйле. - Коллективта эшләүчеләрдән теге яисә бу матбугат басмасына язылуны таләп итү өчен җитәкче үзе үрнәк күрсәтергә - республика һәм район газетасына шәхсән язылырга тиеш, - диде ул. Киләсе елның...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсендә район башлыгы Татьяна Воропаева шулай дип белдерде. Бу 2013 елның беренче яртысына газета-журналларга язылуны оештыру белән бәйле.

- Коллективта эшләүчеләрдән теге яисә бу матбугат басмасына язылуны таләп итү өчен җитәкче үзе үрнәк күрсәтергә - республика һәм район газетасына шәхсән язылырга тиеш, - диде ул.

Киләсе елның беренче яртысына матбугатка язылу торышы киңәшмә көн тәртибендә каралган төп мәсьәлә иде. Бу турыда Зәй почтамты башлыгы Наталья Салмина чыгыш ясады.

Газета-журналларга язылу кампаниясе сентябрьдә старт алды. Үзәк матбугатка язылу - 30 ноябрь, республика һәм район газеталарына язылу 15 декабрьдә төгәлләнәчәк. 12 ноябрьдә алынган мәгълүматлар буенча, зәйлеләр әлегә 6000 данә газета-журналларга язылган. Шактый гына оешмалар бу эш белән актив шөгыльләнә. Алар арасында ГРЭС, "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" ҖЧШ, "Никлипс" сәүдә йорты, эчке эшләр бүлеге, хәрби комиссариат, политехник колледж, мәдәният идарәсе, ипи заводы, 6нчы һәм 7нче мәктәпләр, музыка мәктәбе бар. Авыл җирлекләреннән Югары Мәлем, Сәвәләй, Иске Маврин, Сармашбаш, Бигеш, Югары Пәнәче һәм Урсай җирле үзидарә органнары билгеләп үтелде.

- Безнең бурыч - матбугатка язылу буенча быелның икенче яртысына язылган басмалар күләмен саклау. Шуңа күрә активлык таләп ителә, предприятие, оешма җитәкчеләре газета-журналларга ведомство язылуын тәэмин итү белән беррәттән, оешмаларда эшләүчеләр арасында аңлату эшен алып барырга тиеш. Почта хезмәткәрләре бу эшчәнлектә төрле формалар куллана: без чакыру буенча йортларга, фатирларга килергә, хезмәт коллективларына чыгарга да әзер, - диде Наталья Салмина.

Киңәшмәдә район эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин соңгы өч атнада оператив хәлне анализлады, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Рәис Шәйхиев быелның 10 аенда җир участоклары һәм күчемсез милек объектларына аренда түләве сыйфатындагы салым булмаган керемнәр җыю йөкләмәсе үтәлеше буенча хисап бирде.

Һәрвакыттагыча киңәшмәдә контрольдә торучы мәсьәләләр тикшерелде. Алар буенча җаваплы затлар хисап тотты.

Татьяна Воропаева киңәшмәдә катнашучыларга 11 ноябрьдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу нәтиҗәләрен хәбәр итте. Аның әйтүенчә, ул Президентка районның хәл итәсе иң мөһим проблемаларын җиткергән. Шуның берсе - Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә тимер юл аша чыгу урынын үзгәртеп кору. Төзелеш өчен проект-смета документлары әзер. Ул 2014 елда башланырга тиеш. Президент тиешле министрлыкка тимер юл аша чыгу урынын җир астыннан тоннель эшләү мөмкинлеген өйрәнүгә күрсәтмә биргән. Бу очракта төзелеш шактый арзанга төшәчәк.

Очрашуда шәһәр стадионын үзгәртеп кору, шәһәрнең яңа бистәсендә балалар бакчасы төзү һәм кайбер башка мәсьәләләр дә күтәрелгән. Алар барысы да Президент тарафыннан яклау тапкан.

Район башлыгы, киңәшмәгә нәтиҗә ясап, шәһәр-районда бүгенге көндә һәм якын киләчәктә хәл итәргә тиешле мәсьәләләргә тукталды, теге яисә бу проблеманы хәл итү буенча күрсәтмәләр бирде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: