Зәй офыклары

Төгилеләрне нәрсә борчый?

Район башлыгы Татьяна Воропаева, авыл җирлекләренә чыгып, халык белән очрашуларын дәвам итә. Узган атнада ул Төги авыл җирлегендә булды. Биредә район башлыгына нигездә яшәеш-көнкүрешкә, авылның мәдәни-рухи тормышына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Мәсәлән, Алексеевка авылында яшәүчеләр кибет булмау, автолавканы көтеп кенә алуларын әйтте, интернетка тоташтырылмаудан зарланды. Ә авылга килүче юлның...

Район башлыгы Татьяна Воропаева, авыл җирлекләренә чыгып, халык белән очрашуларын дәвам итә. Узган атнада ул Төги авыл җирлегендә булды. Биредә район башлыгына нигездә яшәеш-көнкүрешкә, авылның мәдәни-рухи тормышына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Мәсәлән, Алексеевка авылында яшәүчеләр кибет булмау, автолавканы көтеп кенә алуларын әйтте, интернетка тоташтырылмаудан зарланды. Ә авылга килүче юлның яңартылуы, укучыларны мәктәпкә йөртүче автобусның буранлы көннәрдә дә туктап тормавы өчен рәхмәт белдерделәр. Юлны даими төстә юл хезмәте карап тора. Төгилеләр исә клуб бинасын яңартуны сорады. Район башлыгы клубка йөрердәй кешеләрне барларга, иҗади коллективлар тупларга киңәш итте, алдагы еллар планына клуб мәсьәләсен контрольгә алырга вәгъдә бирде. Гомумән, Төги җирлегендә быел яңа су башнясы куелуга, суүткәргеч сузылуга, юлларның яңартылуына халык бик сөенгән, хәзер аларны рухи байлык кызыксындыра. Татьяна Воропаева халыкның яшәү шартлары яхшырып, рухи кыйммәтләргә тартылуын югары бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: