Зәй офыклары

Уңай үзгәрешләр саклана

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә дүрт мәсьәлә каралды. Аны район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Төп мәсьәләләргә керешкәнче район башлыгы финанс-бюджет палатасы рәисе Венера Шакирҗанованы туган көне белән котлап, чәчәк бәйләме тапшырды, "Зәй-Су каналы" ҖЧШенә директор итеп билгеләнгән Наил Муллин белән таныштырды, мәгариф идарәсе башлыгы итеп Гөлчәчәк Галимованың раслануын...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә дүрт мәсьәлә каралды. Аны район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Төп мәсьәләләргә керешкәнче район башлыгы финанс-бюджет палатасы рәисе Венера Шакирҗанованы туган көне белән котлап, чәчәк бәйләме тапшырды, "Зәй-Су каналы" ҖЧШенә директор итеп билгеләнгән Наил Муллин белән таныштырды, мәгариф идарәсе башлыгы итеп Гөлчәчәк Галимованың раслануын хәбәр итте. 2012 елның беренче яртысында муниципаль районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Павел Байрашев чыгыш ясады. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча барлык күрсәткечләрдә уңай динамика саклана. 6 айда җитештерелгән продукция һәм күрсәтелгән хезмәтләр 11,8 млрд сум белән исәпләнә. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, үсеш 24 процентка югары. Беренче ике кварталда ГРЭСта 5 млрд 521 млн сумлык товар җитештереп сатылган. Бу район күрсәткеченең 47 процентын тәшкил итә. "Техно"да үсеш, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 16 процентка югары һәм җитештерелгән продукция күләме 827 млн сум белән исәпләнә. Шулай ук "Зәй шикәре" ААҖ, "Мефро уилз Россия - Зәй заводы" ҖЧШ, "Тимер-металл корылмалар заводы" ААҖ, "Зәй кирпеч заводы" ҖЧШ, "Трансойл" ҖЧШ кебек предприятиеләрдә эш нәтиҗәләре куанырлык. Төзелеш сферасында да үсеш күзәтелә. Ярты елда 15002 квадрат метр мәйдан файдалануга тапшырылган. Бу еллык планның 60 процентын тәшкил итә. Авыл хуҗалыгына килгәндә, районда 18163 баш мөгезле эре терлек, 664 баш дуңгыз, 1917 баш сарык һәм кәҗә исәпләнә. Ә шәхси хуҗалыкларда алар, нисбәтле рәвештә, 4277, 3584 һәм 5850 баш. 129646 центнер сөт җитештерелгән, бу узган елның шул чорына карата 102 процент тәшкил итә. Ел башыннан финанс сальдосы нәтиҗәсе уңай формалашкан һәм ул 200,2 млн сум белән исәпләнә. Муниципаль районның 2012 елга берләштерелгән бюджеты үтәлеш күләме 1 июльгә керем буенча - 58, чыгымнар буенча 53 процент тәшкил итә. Электрон сәүдә системасы эше районда яхшы куелган. Бу юнәлештә без республикада алдынгылар рәтендә. 6 айда 113,7 млн сумлык 206 эш сәүдәгә куелган. Ярты елда 11,3 млн сумлык бюджет средстволары янга калдырылган. Ул суммалар кабат яңа проектларны инвестицияләүгә тотылачак. Район предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 17977,4 сум тәшкил итә. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 14,5 процентка үсеш күзәтелә. 2012-2013 еллар җылыту сезонына әзерлек турында "Зәй җылылык челтәрләре предприятиесе" АҖ генераль директоры Фәрит Мифтахов сөйләде. Әзерлек эшләрен предприятие программа нигезендә алып бара. 7 айда предприятие көче һәм подряд оешмалары ярдәме белән җылылык челтәрендә 8192,022 мең сумлык ремонт эшләре башкарылган. 1 августка 150 йортта җылылык челтәрләре юдыртылган. Алга таба график нигезендә, торбаларга гидравлик сынау үткәрү сәбәпле, микрорайонлап кайнар су бирү туктатып торылачак. Бу турыда халыкка хәбәр ителәчәк.

Районда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе старт алды. Быел 526 бала беренче сыйныфка укырга керә. Аларның 410ы - шәһәрдә, 116сы - авылларда. 126 гаиләнең кереме җан башына 4700 сумнан кимрәк тәшкил итә. 88 гаиләнең даими кереме юк. Менә шундый гаиләләр безнең ярдәмгә мохтаҗ, диде әлеге тема буенча чыгыш ясаган башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова. Акция кысаларында шәһәрдә берничә урынга акча һәм әйберләр җыю өчен тартмалар урнаштырылды. Әлегә бу эшне яхшы бара дип булмый, ни өчендер, районның эре предприятиеләре бу юнәлештә пассивлык күрсәтә, зур булмаган оешмалар һәм эшмәкәрләрдән генә ярдәм килә башлады, диде ул. Дәүләт кадастр хезмәтенең Зәй бүлеге җитәкчесе Ирина Белова халыкка электрон хезмәтләр күрсәтүдә яңалыклар, әлеге хезмәтнең уңайлы яклары белән таныштырды. Узган атнада контрольгә алынган мәсьәләләр - шәһәрдән читтәге балалар сәламәтләндерү лагерьларында тукландыруны оештыру, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты буенча "Роспотребнадзор"ның территориаль бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Ринат Насыйбуллин, район үзәк дәваханәсе баш табибы Владимир Гуров чыгыш ясады. Татьяна Васильевна, күтәрелгән проблемаларга нәтиҗә ясап, бүген район-шәһәрдә башкарылучы төп эшләр, планлаштырылган чаралар белән таныштырды. Киңәшмәдә катнашучылар игътибарын узган атнада Дәүләт Советының чираттан тыш утырышы узуын, аның ни өчен җыелуына җәлеп итеп, җитәкчеләр, аеруча авыл җирлекләре башлыкларының урыннарда һәрнәрсәне җитди контрольгә алып, уяу булып эшләвен таләп итте. Республикада, шул исәптән безнең районда да эссе коры һава саклануын исәпкә алып, 18 июльдән махсус карар чыгарылганчыга кадәр янгыннарга каршы көрәш режимы кертелүен, төнлә шәһәрдә учак ягу, кипкән үлән яндыру очраклары күзәтелүен әйтеп, тиешле хезмәтләргә моны катгый контрольгә алырга, чара күрергә, уку елы башланырга санаулы гына көннәр калу сәбәпле, ремонт эшләрен тизләтергә, хезмәткәрләрнең сәламәтлек торышын да игътибардан читтә калдырмаска кирәклеген искәртте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: