Зәй офыклары

Зәйдә сыйфат атнасында үзебездә эшләнгән азык-төлеккә игътибар арта

Бөтендөнья сыйфат көнен үткәрү Җир шары халкын сыйфатлы продукция җитештерүгә, куллануга игътибарны җәлеп итүне күздә тота. Берләшкән Милләтләр Оешмасы аны һәр елның ноябрендә икенче пәнҗешәмбедә үткәрүне гамәлгә кертте. Ә 1995 елдан Европа сыйфат оешмасы аны сыйфат атнасы дип игълан итте. Быел ул 13 ноябрьгә туры килә. Районда сыйфат атнасын үз...

Бөтендөнья сыйфат көнен үткәрү Җир шары халкын сыйфатлы продукция җитештерүгә, куллануга игътибарны җәлеп итүне күздә тота. Берләшкән Милләтләр Оешмасы аны һәр елның ноябрендә икенче пәнҗешәмбедә үткәрүне гамәлгә кертте. Ә 1995 елдан Европа сыйфат оешмасы аны сыйфат атнасы дип игълан итте. Быел ул 13 ноябрьгә туры килә. Районда сыйфат атнасын үз җирлегебездә җитештерелүче азык-төлеккә игътибарны арттыру максатында "Татарстанныкын сатып ал!" акциясе белән берләштереп үткәрү мәхъкүль дип билгеләнде.

Сыйфатлы азык-төлек ул нәкъ менә табигый чималдан, катнашмалар кушмыйча әзерләнгән продукциягә кайтып кала. Кайдандыр чит җирдән атналар-айлар буе юл үтеп, килеп ирешкән азык-төлек ризыкларына карый, үз җиребездә, үз күз алдыбызда җитештерелгәннәренә ышаныч зуррак, әлбәттә. Әлеге максаттан бу көннәрдә шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә "Зәй сөт комбинаты" җитештергән продукцияләрне дегустацияләү чаралары үтте. Анда кешеләргә һәр продукцияне татып карау, бәя бирү мөмкинлеге тудырылды.

Сөт ризыкларын дегустацияләүдә катнашучы шәһәрдәшләребез үзебездә җитештерелгәнне яратып куллануларын әйттеләр. Мәсәлән, Елена Сергеева майсызландырылган эремчекне куллану нәтиҗәсендә сәламәтлеге торышы яхшыруын әйтә. Ә Роза Якупова исә Зәйдә сөт комбинаты ачылуын белмәгән дә.

- Ашап карадым, бик охшады. Бүгеннән үк үзебездә җитештерелгән сөт ризыкларын ала башлыйм. Шәһәрдә сөт заводы ябылгач бик борчылган идек. Хәзер исә комбинат яңадан ачылуны куанып кабул иттем. Зәй маен сагындык, тиз арада аны ясарга да керешсеннәр иде,- дип теләген дә белдерде.

-Зәй сөт комбинаты эшли башлаганнан бирле аларга карата кулланучылар тарафыннан әле шикаятьләр булганы юк. Комбинат җитәкчелеге безнең белән элемтәдә торып бу мәсьәләгә аеруча игътибарлы, - дип белдерде кулланучылар хокукларын яклау буенча җаваплы белгеч Надежда Чернова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: