Зәй офыклары

Зәйлеләр сайлауларга актив кушылды

Бүген зәйлеләр актив төстә «Бердәм Россия» сәяси партиясеннән Дәүләт Думасына дупетатлыкка кандидатлар ачыклау максатыннан бөтен Россия буенча уздырылучы сайлауларда катнаша. Республика буенча барлыгы 560 сайлау участогының 13е безнең район җирлегендә урнашкан. Аларда сайлаучылар берьюлы берничә кандидат өчен тавыш бирә ала. Республика буенча кандидатлыкка кандидатлар 60 . Зәйдәге сайлаулар барышы турында...

Бүген зәйлеләр актив төстә «Бердәм Россия» сәяси партиясеннән Дәүләт Думасына дупетатлыкка кандидатлар ачыклау максатыннан бөтен Россия буенча уздырылучы сайлауларда катнаша. Республика буенча барлыгы 560 сайлау участогының 13е безнең район җирлегендә урнашкан. Аларда сайлаучылар берьюлы берничә кандидат өчен тавыш бирә ала. Республика буенча кандидатлыкка кандидатлар 60 . Зәйдәге сайлаулар барышы турында безгә «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Хәким Камалетдинов: - Бүген 22 майда «Бердәм Россия» партиясе берничә айлык әзерлек этабыннан соң беренче тапкыр кандидатлыкка кандидатлар сайлау буенча алдан тавын бирүләр үткәрә. Районда иртәнге сәгать 8 гә 13 сайлау участогы ачылды.Шуларның 8е авыл җирлекләрендә, 5се шәһәрдә. Шәһәрдәгеләренә килгәндә алар 1нче, 4 нче, 5нче, 6нчы һәм 7нче мәктәпләрдә урнашты. Без халыкның активлыгыннан бик канәгать, күренеп тора кешеләргә ил киләчәге битараф түгел. Без бүген тавыш биргән кешеләр, махсус комиссия тарафыннан исәпләнеп, иң күп тавыш җыйганнары гына алга таба Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат буларак барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: