Сәясәт

Сайлауларда катнашу – гражданлык бурычын үтәү

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга 18 көн вакыт калды. Шәһәр-районда сайлауларга әзерлек ничек бара, сайлаучыларны участокларда нинди яңалыклар көтә? Бу хакта без район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Линүзә Халикова белән сөйләштек. - Линүзә Зиевна, ил күләмендәге мөһим сәяси вакыйгага районда әзерлек ничек бара? - Сайлаулар - төгәл оешканлык сорый...

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга 18 көн вакыт калды. Шәһәр-районда сайлауларга әзерлек ничек бара, сайлаучыларны участокларда нинди яңалыклар көтә? Бу хакта без район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Линүзә Халикова белән сөйләштек.

- Линүзә Зиевна, ил күләмендәге мөһим сәяси вакыйгага районда әзерлек ничек бара?

- Сайлаулар - төгәл оешканлык сорый торган сәяси акция. Ул закон нигезендә башкарыла, бернинди ялгышларга да урын калдырылмый. Безгә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан норматив документлар җибәрелә һәм аның буенча эшнең оештырылуы тикшереп торыла. 4 декабрьдә узачак Дәүләт Думасына сайлаулар уңаеннан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән барлыгы 69 сайлау участогы билгеләнде. Шуларның 25е - шәһәрдә, 44е - авыл җирлекләрендә. Сайлаулар уңаеннан үткәрелгән чираттагы оештыру җыелышында без әлеге участокларга авыл җирлекләрендә 5әр, шәһәрдә 8әр кешедән торган комиссия составын расладык, аларның рәисләрен билгеләдек. Мәгълүм булганча, 5 ноябрьдән дәүләт теркәве узган 7 партия сайлау алды агитациясен башлап җибәрде. Комиссия әгъзалары бу эшнең закон нигезендә алып барылуын күз уңында тота.

- Сайлаулар үткәрү тәртибенә тукталып үтсәгез иде. Сайлаучылар исемлекләре расланганмы, районда күпме кеше тавыш бирү хокукына ия?

- Сайлаулар 4 декабрьдә иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр үткәрелә. Бу көнне үзе беркетелгән сайлау участогына килә алмаучыларга исәптән төшерү таныклыгы бирелә. 13 ноябрьдән соң аны үз сайлау участогыңнан алырга мөмкин. Сайлаучылар исемлекләре расланды. Үзенең исемлеккә кертелгәнме-юкмы икәнен белергә теләүчеләр 13 ноябрьдән сайлау участогына килеп, бу турыда белешә ала. Әгәр исемлектә төгәлсезлекләргә юлыксалар, аларны төзәтергә мөмкин. Сайлауларда районнан 11409 кеше тавыш бирүдә катнашу хокукына ия. Шуларның 127се беренче мәртәбә сайлаячак.

- Ә өйләргә барып сайлату ничек оештырыла?

- Тормышта төрле хәлләр була. Кешеләр авырып киткән очракта йортларга, фатирларга барып тавыш бирдертү мөмкинлеге дә закон белән каралган. Моның өчен авыру кешенең алдан участок сайлау комиссиясенә гариза бирүе яисә өйгә килеп сайлатуны сорап, телефон аша хәбәр бирүе кирәк. Закон нигезендә мондый хәбәр сайлаулар төгәлләнергә 6 сәгать калганчы кабул ителә.

- Билгеле булганча, быелгы сайлауларда төп үзенчәлек булып электрон комплекслар аша тавыш бирү тора. Безнең район да бу яңалыктан читтә калмыйдыр...

- Әйе, Татарстандагы сайлау участокларының 5 процентында тавыш бирүдә электрон комплекслар кулланылачак. Алар республиканың 33 муниципаль районында, шул исәптән бездә дә файдаланылачак. Электрон комплекслар Иске Тәкмәк һәм Туңылҗа авыллары сайлау участокларында урнаштырылыр дип көтелә. Алар белән эш итәргә өйрәнү өчен әлеге участок рәисләре һәм тагын ике инструктор Казанга барып махсус укулар үтеп, сертификат алып кайтты. Электрон технологиядән барлык кешеләрнең дә хәбәрдар булмавын исәпкә алып, бер терминал участок ишек төбенә урнаштырылачак. Инструктор анда кешеләргә тавыш бирергә өйрәтә. Ә аннан соң сайлаучы сайлау кабинасына кереп, кайсы партиягә тавыш бирәсен хәл итә. Электрон комплекслар аша бирелгән тавыш нәтиҗәләре кичке сәгать сигездән соң электрон чыганакларга күчерелеп (диск, флешка), безгә - территориаль сайлау комиссиясенә алып киленергә тиеш. Биредә алар дәүләт автоматлаштырылган сайлау системасына кертеләчәк. Район буенча электрон тавыш бирүдә 262 кеше катнаша ала. Бу ике сайлау участогына традицион рәвештә сайлау өчен кәгазь бюллетеньнәр техника эшләмәү ихтималы өчен запаска гына әзерләп куела.

- Районда өстәмә сайлаулар да узачак бит әле...

- Әйе, районда өстәмә сайлаулар да үтәчәк. Чөнки 4 авыл җирлегеннән район Советына депутатлар сайлау ихтыяҗы бар. Бу элек сайланган депутатларның кайбер сәбәпләр белән вазифадан азат ителүе белән аңлатыла. Шулай итеп, Ал. Бистәсе, Гүлкин, Иске Маврин, Урсай авыл җирлекләрендә район Советына депутатлар сайлау да үткәрелә. Барлык сайлаучыларның да сайлауларда актив катнашуын, үзенең гражданлык позициясен күрсәтүен сорыйбыз. Моңа кадәр безнең район халкы мондый сәяси вакыйгада актив катнашуы белән аерылып торды. Бу юлы да шулай булыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Сайлауларда катнашу – гражданлык бурычын үтәү
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Сәясәт