Район үзәк дәваханәсендә депутатлар катнашында узган "түгәрәк өстәл" утырышында "Сәламәт ата-ана - сәламәт бала" муниципаль программасы үтәлеше каралды. Табиб Гүзәл Хәмидуллина балалар сәламәтлегенә тукталып, соңгы елларда районда сәламәтләндерү максатында тормышка ашырылучы программалар нәтиҗәсендә 14 яшькәчә балалар арасында төрле патологияләр кимүен белдерде. Элек без медицина күзәтүләре үткәргән вакытта йод җитешмәү сәбәпле,...
Район үзәк дәваханәсендә депутатлар катнашында узган "түгәрәк өстәл" утырышында "Сәламәт ата-ана - сәламәт бала" муниципаль программасы үтәлеше каралды.
Табиб Гүзәл Хәмидуллина балалар сәламәтлегенә тукталып, соңгы елларда районда сәламәтләндерү максатында тормышка ашырылучы программалар нәтиҗәсендә 14 яшькәчә балалар арасында төрле патологияләр кимүен белдерде. Элек без медицина күзәтүләре үткәргән вакытта йод җитешмәү сәбәпле, һәр өч баланың берсендә калкансыман бизләрендә үзгәрешләр булуын ачыклый идек, хәзер исә даими төстә балалар йодлаштырылган сөт эчкәнлектән, мондый диагнозларның кимүе күзәтелә, диде ул.
Моннан тыш, физик мөмкинлеге чикләнгән балалар белән социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан алып барылучы эш тә югары бәяләнде. Мәгариф учреждениеләрендә физик күнегүләргә өстәмә вакыт бирелү сәбәпле, сәламәтлекне кече яшьтән чыныктыруның уңай үрнәкләре китерелде.
Ә җитештерү предприятиеләре арасында хезмәткәрләр сәламәтлеген кайгырту буенча ГРЭС эше үрнәк итеп куелды. "Түгәрәк өстәл" утырышында катнашучылар алга таба да әлеге юнәлешләрдәге эшләрне игътибар үзәгендә тотарга дигән карарга килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев