Сәламәтлек

Бүген - ракка каршы көрәш көне

Һәр елның 4 февралендә Бөтендөнья ракка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Ул «Онкологик авыруларга каршы көрәш буенча халыкара берләшмә» тарафыннан игълан ителгән. Бу көнне билгеләп үтүнең төп максаты - әлеге зур проблемага җәмгыятьнең игътибарын тарту, халыкның ракка каршы хәбәрдар булуын, аның сәбәпләрен һәм профилактик чараларны белүне тәэмин итү. Статистика буенча,...

Һәр елның 4 февралендә Бөтендөнья ракка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Ул «Онкологик авыруларга каршы көрәш буенча халыкара берләшмә» тарафыннан игълан ителгән. Бу көнне билгеләп үтүнең төп максаты - әлеге зур проблемага җәмгыятьнең игътибарын тарту, халыкның ракка каршы хәбәрдар булуын, аның сәбәпләрен һәм профилактик чараларны белүне тәэмин итү.

Статистика буенча, 43 процент рак авыруларын тәмәке тартуны ташлау, физик активлык, витаминнарга бай ризыклар ашау, кояшта һәм солярийда булуны киметү ярдәмендә булдырмыйча калып була.

Яман шеш турында 10 факт.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 2007 елда рак турында 10 фактны билгели һәм алар бүгенге көндә дә актуаль.

1. Дөньяда ел саен 1 миллион 200 меңләп кеше үпкәдәге яман шеш авыруыннан үлә. Үпкәдәге рактан, бергә алынган юан эчәгедәге, сөт бизләрендәге һәм ир-атларның җенес органнарындагы яман шешкә караганда, күбрәк кеше вафат була.

2. Үпкәдә яман шеш авыруы барлыкка килүдә төп сәбәп булып тәмәке тарту тора. Төрле мәгълүматлар буенча, ир-атларда - 85-95, хатын-кызларда 65-80 процент бу авыру тәмәке тарту белән бәйле.

3. Тәмәке тартмаучылар, ләкин аның төтенен иснәргә мәҗбүр булучылар шулай ук югары хәвеф төркеменә керә.

4. Марихуанадан ясалган сигаретта, гадәти тәмәке белән чагыштырганда, канцероген сумалалар күләме күпкә артык.

5. Кальян тарту бер үк вакытта 40 сигарет тартуга тиңләнә.

6. Тәмәке төтене астында хатын-кызларның үпкәсе яман шеш барлыкка килүгә ешрак тартыла. Авыруны булдырмас өчен иң яхшысы - тәмәкедән баш тарту һәм тәмәке тартучылар янында тормау.

7. Түбәндәге симптомнар ачыкланганда, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк: озак вакытка сузылган ютәл, тирән итеп сулыш алганда күкрәк читлегендә авырту барлыкка килү, тавыш карлыгу, аппетит начарлану һәм авырлык кимү, тын кысылу, бронхит һәм үпкә ялкынсынуы рәвешендә инфекцияләрнең кабатлануы.

8. Үпкәдәге яман шешнең башка органнарга таралуы сөякләрдә авырту, кул һәм аякларның хәлсезләнүе һәм оюы, баш әйләнү, тән тиресе яки күзләрнең төсе (сары төшү) үзгәрү кебек билгеләр китереп чыгарырга мөмкин.

9. Әгәр дә үпкә яман шеше диагнозы куелган икән, авыруның төрен, стадиясе һәм башка факторларны исәпкә алып, операция, нурланыш һәм химия терапиясе һәм башка төр дәваланулар билгеләнә.

10. Тәмәкедән баш тарту - үпкә рагын кисәтүдә иң нәтиҗәле чара.

Резеда Абзалова, гигиена һәм эпидемиология үзәге гомумгигиена табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бүген - ракка каршы көрәш көне
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Сәламәтлек