Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Сәламәтлек

Коронавируска каршы профилактик чараларны көчәйтү кирәк

Зәйдә августның беренче атнасында COVID-19 диагнозы куелучылар саны 47гә җиткән.

Коронавирус пандемиясеннән инде бераз хәл алып, тынычланып киткән идек, бу афәт тагын баш калкыта башлады. Үзәк массакүләм мәгълүмат чараларында әле бер төбәктә, әле икенче төбәктә авыручылар санының арта баруы турында хәбәрләр бирелә.

Кызганыч, бу безнең районны да читләтеп үтми, район үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, инфекция йоктыручыларның саны арта.

Район җирлегендәге эпидемиологик хәл, профилактик чаралар турында район үзәк дәваханәсе баш табибының поликлиника эшләре буенча урынбасары Резида Вәлиуллина сөйли.
- Җәй башыннан урталарына кадәр COVID-19 диагнозы куелучылар саны атна саен 4-5 кешедән артмаган иде. Июль ае азагыннан хәл киеренкеләнә башлады. Хәзер менә 1-8 августта коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны - 47 кеше. Мөрәҗәгать итүчеләрне табиблар кабул итеп, шунда ук экспресс-тест узарга җибәрә. Әгәр дә тест инфекцияне күрсәтсә, участок табибы тиешле дәвалау курсларын билгели. Авыручылар арасында өлкән яшьтәгеләр, сабыйлар булганда, без аларны Чаллының йогышлы авырулар бүлегенә озатабыз, чөнки алар авыруны авыррак кичерә. Ә урта яшьтәгеләр гадәттә җиңелчә үткәрә, аларга дәвалануны өй шартларында узу җитә. Коронавирус белән авыручыларда симптомнар элеккечә үк - тән температурасы күтәрелү, хәлсезлек, баш авырту белән билгеләнә. Инфекциянең үпкә ялкынсынуына китерү очраклары хәзер азрак. Мәсәлән, ел башыннан 28 кешегә пневмония диагнозы куелды, ә узган ел бу сан 187 иде.

 

Коронавирустан саклануның иң ышанычлы ысулы - прививка ясату. Хәзер кешеләр аңа, пандемия башланган чорга караганда аңлы рәвештә үзләре киләләр. Без коронавирус чигенгән чорда, да прививка ясату пунктларын киметмәдек, теләгән һәркем үзәк дәваханәнең прививкалар ясату кабинетында, Яңа шәһәрдәге «Салават күпере» поликлиникасында, Иске Зәй, Мирный бистәләрендәге табиб амбулаторияләрендә профилактик прививкалар ясата алды һәм хәзер дә бу эш дәвам итә. Соңгы вакытта әлеге пунктларга ревакцинациягә килүчеләр саны арта бара, нигездә өлкән яшьтәге кешеләр мөрәҗәгать итә. Шулай ук без оешма-предприятиеләргә чыгып, аз хәрәкәтләнүче кешеләргә өйләренә барып та вакцинация үткәрәбез. Хәзерге вакытта коронавируска каршы прививка ясау буенча эшләүче мобиль төркем ГРЭСка йөри, башка предприятиеләргә дә заявка булганда чыгу мөмкинлеге бар.

Үзәк дәваханәдә коронавируска каршы прививка ясату өчен «ГамКовидВак» вакцинасы җитәрлек. Форсаттан файдаланып мин барлык зәйлеләрне үз графиклары буенча профилактик прививкалар ясатырга, барлык саклык чараларына игътибарлы булырга чакырам.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев