Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсен район башлыгы Татьяна Воропаева район Советына яңа вазифа - район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе вазифасын башкаруга билгеләнгән Валентина Мещанова белән таныштырудан башлады. Валентина Мещанова күп еллар Зәй почтамты башлыгы булып эшләде. Киңәшмә көн тәртибендә төп дүрт мәсьәлә тикшерелде. Район электр элемтәсе бүлегенең агымдагы...
Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсен район башлыгы Татьяна Воропаева район Советына яңа вазифа - район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе вазифасын башкаруга билгеләнгән Валентина Мещанова белән таныштырудан башлады. Валентина Мещанова күп еллар Зәй почтамты башлыгы булып эшләде.
Киңәшмә көн тәртибендә төп дүрт мәсьәлә тикшерелде. Район электр элемтәсе бүлегенең агымдагы елның 8 аенда эшчәнлеге һәм ел ахырына кадәр бурычлары турында оешма башлыгы Евгений Абрамов чыгыш ясады.
"Таттелеком" АҖ Әлмәт зона электр элемтәсенең Зәй участогында 67 кеше хезмәт куя. Коллектив барлык күрсәткечләр буенча планнарны үти. Зәйлеләргә телефон элемтәсе хезмәте күрсәтү сыйфаты яхшыра бара. Җепселле элемтә линияләре төзү программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә һәм район җитәкчелеге ярдәме белән районның шактый авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә интернет челтәренә тоташу (сыйфатлы һәм югары тизлектә) һәм санлы интерактив телевидение карау мөмкинлеге туды. Ел ахырына кадәр предприятие шәһәрдә "Йортка - оптика" технологиясе буенча элемтә линияләрен сузып бетерү, Сарсаз-Баграж - Югары Мәлем юнәлешендә җепселле линияләр станциясе төзү, шәһәрдә тиздән файдалануга тапшырылачак 65 фатирлы йортны телефонлаштыру, Чыбыклыдагы элемтә станциясен мәдәният йортына күчерү һәм башка күп кенә эшләрне башкару бурычын куя.
Мәгариф өлкәсендә халыкка хезмәтләрне электрон юл белән күрсәтү турында мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова сөйләде.
- Белем бирүнең бердәм мәгълүмати мохитен булдыру - мәгариф үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе, - диде ул чыгышында.
Билгеле булганча, 2011 елдан республикада "Электрон балалар бакчасы" программасы эшли. Әлеге проект мәктәпкәчә яшьтәге балаларны бакчага урнаштыру буенча чиратка кую һәм бу өлкәдә тулы база булдыруны тәэмин итте. Гөлчәчәк Галимова чыгышында шулай ук бакчага түләүне интернет аша башкару, өстәмә белем бирү учреждениеләрен белем бирүнең бердәм электрон системасына тоташтыру, 1 октябрьдән балаларны исәпкә алуның яңа электрон системасы гамәлгә керү, электрон журнал һәм башка мәсьәләләрне яктыртты.
Район суд приставлары бүлегенең быелның сигез аенда эшчәнлеге турында бүлек башлыгы Игорь Будрин бәян итте, техник инвентаризация бюросының ел башыннан башкарган эшләрен әлеге участок башлыгы Гөлфирә Шәймәрданова анализлады.
Район башлыгы ике оешма буенча да эшне җанландыру, активрак эшләү кирәклегенә басым ясады.
- Суд приставлары бүлегенә яңа җитәкче килгәч шактый уңай үзгәрешләр сизелсә дә, алимент түләмәүчеләр белән яңача эшләү ысулларын уйлау, техник инвентаризация бюросына төзелеп бетүче йортларны документлаштыру эшенә аеруча басым ясау кирәк, - диде ул.
Район башлыгы, киңәшмәгә нәтиҗә ясап, бу көннәрдә шәһәр-районда алып барылучы эшләр, аерым алганда, шәһәрдә ишегалды, тротуарларга асфальт түшәү, Бохарай клубы, шәһәрдә социаль ипотека программасы буенча йорт төзелеше, балалар бакчалары, мәктәпләр, сәламәтлек саклау һәм мәдәният учреждениеләренә, йортларга җылы бирү, Өлкәннәр көненә әзерлек алып бару, шикәр чөгендере алу, бюджет оешмаларында энергоаудит уздыруны тизләтү мәсьәләләренә тукталды, бу атнада узачак чаралар планы белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев