Күптән түгел Югары Мәлем авылы мәдәният йортында район авыл җирлекләре башлыклары Советының күчмә утырышы узды. Утырышның биредә узуы очраклы түгел - Югары Мәлем авыл җирлекләре арасында яхшылардан санала. Аның эшендә район башлыгы Татьяна Воропаева катнашты. Утырышка кадәр анда катнашучылар авыл китапханәсе, мәдәният йортында, янгын депосында булып, аларның эшчәнлекләре белән танышты,...
Күптән түгел Югары Мәлем авылы мәдәният йортында район авыл җирлекләре башлыклары Советының күчмә утырышы узды. Утырышның биредә узуы очраклы түгел - Югары Мәлем авыл җирлекләре арасында яхшылардан санала. Аның эшендә район башлыгы Татьяна Воропаева катнашты.
Утырышка кадәр анда катнашучылар авыл китапханәсе, мәдәният йортында, янгын депосында булып, аларның эшчәнлекләре белән танышты, волейбол мәйданчыгын карады. Чара күңелле мизгелләрдән башланды. Татьяна Воропаева 2011 елда җирле үзидарәләр арасында яхшы күрсәткечләргә ирешкән Бигеш җирлеге башлыгы Рашат Саматовка - ТР муниципаль берәмлекләр Советының Мактау грамотасы, Югары Шепкә җирлеге башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Миңзифа Шиһабиевага ТР муниципаль берәмлекләр Советының Рәхмәт хатын тапшырды. Җирле үзидарә органнары эшчәнлек күрсәткечләре буенча сертификатларга ия булды. Беренче урында - Аксар җирлеге (150 мең сум), икенчедә - Бохарай җирлеге (100 мең сум грант), өченчедә Бигеш җирлеге (50 мең).
Утырышта алты мәсьәлә каралды. Аңа кадәр 2012 елга авыл җирлекләре Советының биш кешедән - Якты Күл, Бигеш, Бохарай, Аксар, Югары Мәлем җирлекләре башлыклары Айрат Бариев, Рамил Миннегулов, Рашат Саматов, Юрий Гыйльманов, Фәнзия Николаевадан торган президиум сайланды. Беренче мәсьәлә язгы-җәйге чорда авыл җирлекләре арасындагы юлны тоту буенча «Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы производство-техник бүлеге башлыгы Фәргать Лотфуллин чыгышы тыңланды. Оешма юлчылары тарафыннан иртә яздан юлларда салкын алым белән 44 квадрат метр чокыр ямалган. Асфальт-бетон заводы эшкә җигелгәч, 5725 квадрат метр мәйдандагы чокырлар тәртипкә китерелгән. Кайнар алым белән 7060 квадрат метр мәйданда юл ремонтлау эшләре башкарылган. Бу алым белән Чыбыклы юл чаты һәм Зәй - Сухрау автоюлы, Аксар һәм Югары Шепкә янындагы юллар да эшләнгән. Чуерташ салынган авыл юллары тәртипкә китерелә. Оешма автопавильоннарны, юл билгеләрен дә карап тора.
Фәргать Лотфуллин чыгышыннан соң фикер алышулар булды, авыл җирлекләре башлыклары җирлекләрдә булган юл проблемаларын күтәрде, алар контрольгә алынды. Юллар торышы, аларны карап тоту буенча Бигеш авыл җирлегеннән өйрәнердәй алымнар шактый. Чираттагы мәсьәлә әлеге җирлек юлларын карап торуга багышланды. Бигеш җирлеге балансына 19,55 чакрым юл керә, шуның 4,9 километры - асфальт, 9,55е - чуерташлы, 5,1 километры күтәртелгән юл. 2010 елда Бигешнең Гагарин урамында җирлек хисабына 700 метр юлга вак таш түшәлгән. Яшьләр урамына Шамил Хөсәенов спонсорлык ярдәме белән - 300 метрга, Ваяз Идрисов ярдәме белән 1300 метр Карман юлына асфальт ватыклары чәчелгән. Түбән Лоҗыда Заречная урамында җирлек хисабына 500 метр юлга вак таш түшәлгән. Югары Лоҗыда исә авыл халкы катнашында 500 метр юлга вак таш җәелгән. Агымдагы елда ТР бюджетыннан Кәрәкәскә (1,5 км) асфальт юл салуга 9,6 миллион сум акча бүлеп бирелде, ди Рашат Саматов. Җирлектә язгы-җәйге чорда юлларны саклау максатында һәр торак пунктка керү урынында шлагбаумнар урнаштырылган.
Чираттагы мәсьәлә авыл җирлекләренең чисталыгы һәм төзеклеге турында булды. Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Азат Бариев авыл җирлекләрендә санитар чистарту икеайлыгы нәтиҗәләрен бәян итте. Җирлекләрдә санитар чистарту икеайлыгы киң колачлы алып барылды. Аның кысаларында 15 чәршәмбе, 3 шимбә өмәсе оештырылып, аларда 5675 кеше катнашты. Бу чорда полигонга 680 куб метр каты көнкүреш калдыклары чыгарылды. Чүп чыгару буенча "Горзеленхоз" ҖЧШ белән 16 авыл җирлеге арасында килешү төзелгән. Икеайлыкта прокуратура һәм административ комиссия хезмәткәрләре белән берлектә җирлекләргә рейдлар ясалган. Рейд барышында Аксар, Югары Пәнәче, Кадер авыл җирлекләрендә рөхсәтсез барлыкка килгән чүп өемнәре барлыгы ачыкланды, диде чыгышында Азат Бариев.
Аның чыгышын Аксар җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов тулыландырды. Икеайлык кысаларында җирлектә шактый эш башкарылган. Рөхсәтсез барлыкка килгән чүплекләр бетерелгән, зират, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар өчен куелган һәйкәл тәртипкә китерелгән. 2011 елда икеайлыкта төзекләндерү буенча административ тәртип бозган өчен Аксар һәм Иске Тәкмәктә биш кешегә штраф салынган, алар исемлеге мәгълүмат тактасына эленгән. Хаталардан сабак алу бар, агымдагы елда андый очраклар күзәтелмәде, ди Юрий Гыйльманов. Җирлектә администрация бинасы тирәсенә ел да нинди дә булса яңа бизәү элементы өстәлә. Биредә елга-күлләргә дә игътибар зур. Аксар күленә карп һәм карась балыклары җибәрелгән. Алга таба күл тирәсенә ком кертелеп, утыргычлар урнаштырылып, ял итү урыны булачак. Җирлектә яшелләндерүгә дә зур игътибар ителә. Зирекле елгасы буена 4 гектар мәйданда имән һәм нарат агачлары утыртылган. Алга таба Иске Тәкмәктә Шумок чишмәсен, Бүре-Сарайда часовняны төзекләндерү бурычы тора.
Утырышта соңгы мөһим мәсьәлә янгын куркынычсызлыгы турында иде. Агымдагы елда районда 24 янгын чыгу очрагы булды. Нәтиҗәдә бер кеше җәрәхәт алды. Ут чыгу очрагы булмасын өчен янгын күзәтчелеге хезмәтләре тарафыннан максатчан эш алып барыла. Башкарма комитет җирлек башлыклары белән 2012 елда әлеге җәһәттән өч киңәшмә уздырды. Утырышта янгын куркынычсызлыгы буенча тиешенчә эшләп җиткермәгән җирлекләр аталып, аларны бетерү кирәклеге искәртелде. Гомумән, янгын куркынычсызлыгы буенча эшләүгә игътибар зур булырга тиеш. Бу юнәлештә янгын куркынычсызлыгы хезмәтләренең җирлек буенча рейдлары дәвам итәчәк.
Киңәшмә эшенә Татьяна Воропаева йомгак ясап, күтәрелгән мәсьәләләр буенча тагын да тырышып эшләргә чакырды. Киңәшеп, фикерләшеп эшләү - заман таләбе. Җирлек йөзе - сезнең йөз, диде район башлыгы җирлек башлыкларына мөрәҗәгать итеп.
Рәсемдә: Грант откан җирлек башлыклары - Р. Миннегулов, Р. Саматов, Ю. Гыйльманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев