Зәй офыклары

Аксар яшьләре хоккей сезонын башлады

Әле ныклап кышкы салкыннар башланырга да өлгермәде, Зәй районының Аксар авылы яшьләре, яшь тренер Рифат Әшрәпов җитәкчелегендә, озак еллар хезмәт итүче хоккей кортын тәртипкә китереп, боз катырырга кереште. Һәм инде 1 декабрьдә авылның яшүсмерләр командалары хоккей уйнап, бозның чыдамлылыгын сынап карарга да өлгерделәр. Хәзер исә көн дә кичке якта хоккей...

Әле ныклап кышкы салкыннар башланырга да өлгермәде, Зәй районының Аксар авылы яшьләре, яшь тренер Рифат Әшрәпов җитәкчелегендә, озак еллар хезмәт итүче хоккей кортын тәртипкә китереп, боз катырырга кереште. Һәм инде 1 декабрьдә авылның яшүсмерләр командалары хоккей уйнап, бозның чыдамлылыгын сынап карарга да өлгерделәр. Хәзер исә көн дә кичке якта хоккей корты кәшәкә суккан тавышлардан, малайлар-кызларның бер-берсенә көч биргән авазларыннан тынып тормый. Хәер, яшь аксарлылар елның һәр фасылында спортның төрле төрләре белән актив шөгыльләнә. Шуның дәлиле буларак, авыл командасы районда инде ике ел рәттән кышкы спорт уеннары спартакиадасында беренчелекне бирми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: