Зәй офыклары

Аксарлылар быел да традициягә тугры калды

Аксар - заманында атак-лы көрәшчеләр үстергән авыл. "Аксар батырлары" призына көрәш турниры уздыру традициясе - моңа дәлил. Быел ул 20нче мәртәбә оештырылды. Турнирны үткәрүдә Рим һәм Марат Мингалиннар, Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Таһир Борһанов, башкарма комитет, химаячеләр булышлык итте. -Аксарның көрәшчеләр авылы исемен саклау зарур. Ә ул җиңел түгел, - ди...

Аксар - заманында атак-лы көрәшчеләр үстергән авыл. "Аксар батырлары" призына көрәш турниры уздыру традициясе - моңа дәлил. Быел ул 20нче мәртәбә оештырылды. Турнирны үткәрүдә Рим һәм Марат Мингалиннар, Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Таһир Борһанов, башкарма комитет, химаячеләр булышлык итте.

-Аксарның көрәшчеләр авылы исемен саклау зарур. Ә ул җиңел түгел, - ди авыл көрәшчеләре.

Беренче турнирны оештырганда Рим Мингалинга 36 яшь була һәм ул ел саен әлеге бил алышны оештыруга матди булышлык итә. Шул рәвешле, Аксар келәме аша күпме яшь көрәшче үтә, күпмесе мәртәбәле ярышларда бил алыша.

Турнирны ачу тантанасында спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Илфат Әшрәпов Аксарның көрәшчеләр авылы булуы, бил алышны үз итүләренә киңрәк тукталып, аның көрәшчеләре турында сөйләп, яшьләргә гадел җиңүләр теләде.

Турнир оешканлык белән узды. Авылның үз көрәш турнирын булдырып, аны традициягә кертү буыннар чылбырын өзмәү, ныгыту булып тора. Район көрәш бәйгеләрендә соңгы елларда әлеге авылдан бил алышучыларның кимүе күзәтелә. Көрәш ветераннары моңа борчыла.

Ярышка Аксар, Чыбыклы, Югары Пәнәче, Бура-Киртә, татар гимназиясе, 1нче һәм 5нче мәктәпләрдән тыш, Чаллы, Әлмәт, Азнакайдан 62 яшь көрәшче килде. Бил алышны 28 килограмм үлчәү авырлыгындагылар башлады. Аларны зуррак үлчәүдәгеләр алыштырды. Нәниләр бил алышуы аеруча мавыктыргыч булды. Урта һәм югары сыйныфларда укучылар да бер-берсе белән шактый каерышты. Дөрес техникалы, матур көрәш алымнары тамашачыларны һәм теләктәшлек итүчеләрне битараф калдырмады. Матур спорт бәйрәме булды ул. Бил алышны карарга район-шәһәрнең көрәшкә хирыс төрле яшьтәге кешеләре күп җыелды.

-Без "Аксар батырлары" призына узучы турнирны көтеп алабыз, чыныгу өчен зур мәйдан ул безгә, - ди Сармашбаштан Айнур Миңнеханов.

Финал уеннары киеренке барды һәм җиңүчеләр ачыкланды. Алар - Илназ Мәгъданов, Булат Талипов, Айдар Гарипов, Тимур Милютин, Альберт Сәхабиев, Сергей Баязитов, Илфат Миннегалиев, Рубин Рәҗәпов, Айнур Мәгъданов, Рафаил Хәсәншин, Нәфис Гыйниятов, Вадим Василев.

Гомуми нәтиҗәләр буенча Зәй командасы җиңүче булды, Әлмәт белән Азнакай командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: