Зәй офыклары

Аксарлыларга тиңнәр булмады

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсендә район башлыгы Татьяна Воропаева "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында район авыл җирлекләре һәм агрофирмалар бүлекчәләре командалары арасында шимбә көнне Аксарда үткән финал ярышларында җиңүчеләргә кубок, диплом һәм акчалата бүләкләр тапшырды. 22 авыл җирлеге командасы арасында аксарлыларга тиңнәр булмады. Баграж авыл җирлеге командасы - II, Якты Күл җирлеге командасы...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсендә район башлыгы Татьяна Воропаева "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында район авыл җирлекләре һәм агрофирмалар бүлекчәләре командалары арасында шимбә көнне Аксарда үткән финал ярышларында җиңүчеләргә кубок, диплом һәм акчалата бүләкләр тапшырды.

22 авыл җирлеге командасы арасында аксарлыларга тиңнәр булмады. Баграж авыл җирлеге командасы - II, Якты Күл җирлеге командасы III урынга лаек булды. Район башлыгы ярышларның яхшы оештырылуын билгеләп үтте. Акчалата бүләкләр җирлекләрдә спорт инвентаре алуга тотылачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: