Зәй офыклары

Алар мәйдан тоткан

Без гаять әһәмиятле вакыйга алдында: бер атнадан Зәйдә каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры узачак. Аңа әзерлек җәһәтеннән һәркайда җанлылык, күңелле мәшәкать, киңкырлы эшчәнлек бара. Әлеге мәртәбәле ярышның бездә узуы очраклы түгел, Зәй республикада гына түгел, илнең мәртәбәле көрәш мәйданнарында бил бирмәгән көрәшчеләре белән данлыклы. Гаярь егетләребез төрле елларда, төрле...

Без гаять әһәмиятле вакыйга алдында: бер атнадан Зәйдә каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры узачак. Аңа әзерлек җәһәтеннән һәркайда җанлылык, күңелле мәшәкать, киңкырлы эшчәнлек бара. Әлеге мәртәбәле ярышның бездә узуы очраклы түгел, Зәй республикада гына түгел, илнең мәртәбәле көрәш мәйданнарында бил бирмәгән көрәшчеләре белән данлыклы. Гаярь егетләребез төрле елларда, төрле төбәк-илләрдә җиңү яулаган. Әлеге чемпионнар белән Зәебез, республика халкы горурланырлык. Без - көрәшле халык. Көрәш - ул халыкның яшәү көчен, кыюлыгын, батырлыгын күрсәтә торган спорт төре. Зәй тарихына кереп калачак турнир алдыннан чемпионнар турында язмалар бил алышачак көрәшчеләребезгә җиңү рухы өстәсен.


Алып батыр Исмәгыйль

Зәй көрәше тарихына Түбән Пәнәчедә туган Исмәгыйль Баязитовны (мәрхүм) алтын хәрефләр белән язарлык. Көрәш мәйданына ул мәктәпне тәмамлаган елда килә. Ул атаклы Бигеш мәктәбенә йөреп белем ала. Биредә укыганда ук спортны ярата, спортны үз итүендә физкультура укытучысы Рәис Сәлимҗановның өлеше зур була. Тимер-томыр күтәреп көчен арттыра, үзлегеннән көрәш алымнарына өйрәнә. Ә инде Алабуга дәүләт педагогика институтында укыганда көрәш белән җитди мавыга башлый, Сабантуйларда батыр кала. Икенче курста укыганда үз үлчәү авырлыгында Алабуга Сабантуе батыры була. Ә 1967 елда якташыбыз мәртәбәле ярышларда катнаша һәм көрәш мәйданында зур уңышларга ирешә.

Районда милли көрәшне пропагандалау эшен беренчеләрдән башлаучы да ул була. Белгечлеге буенча физика укытучысы Югары Пәнәче мәктәбендә көрәш түгәрәге алып бара һәм район өчен шактый көрәшчеләр, спортчылар үстерә. 1977 елда - Татарстан чемпионы, республикада беренчеләрдән булып Россиянең спорт остасы исеменә лаек була. Зәйдә биш мәртәбә Сабантуйның баш батыры кала. Югары Пәнәчедә ел саен аның истәлегенә көрәш турниры уза.

Легендар көрәшче

Василий Николаев (мәрхүм) - Исмәгыйль Баязитовның классташы. Василий Порфирьевич та мәктәптә укыган елларда ук спортка мөкиббән була. Авылдан урманга кадәр үз чаңгы юлын сала. Мәктәпкә чаңгы белән укырга йөри. Спорт турында китаплар укый. Мәктәптә ул катнашкан волейбол, баскетбол командалары район, республика ярышларында призлы урыннар ала. Василий шәхсән үзе чаңгы ярышларында районда алдынгы урыннар яулый. Шул чорда ул гер күтәрү белән дә шөгыльләнә. Физкультура укытучысы Рәис Сәлимҗанов Василийда булган көч-егәр, физик әзерлек, милли көрәшкә булган хөрмәткә тиешле юнәлеш бирә. Шуның нәтиҗәсе буларак, Василий милли көрәш буенча Чаллы Сабантуенда 8 мәртәбә батыр кала. Ә беренче мәртәбә батыр калуы туган авылы Урта Пәнәчедә була. Туган авылыңда батыр калу - үзе бер горурлык, моны батырлар яхшы аңлый. Шул җиңүеннән соң үз өстендә ныклап эшләү кирәклегенә төшенә.

Якташыбыз армия хезмәтен тутырып кайткан елда 11 авылда Сабантуй батыры була. Аны Югары Пәнәче мәктәбенә физкультура укытучысы итеп эшкә алалар.Исмәгыйль Баязитов белән биредә көрәш түгәрәге оештыралар. Остазларына карап шәкертләре дигәндәй, алар кулы астында шөгыльләнгән егетләр күрше-тирә авыл Сабантуйларында бил алыша, Казанга барып, яшьләр арасында узган ярышларда беренчелекне алып кайта. Василий Николаевның спорт мәйданында уңышлары шактый. 1970 елда ул авыл спортчылары арасында узган РСФСР ярышларында җиңү яулый, Россиянең абсолют рекордын яңарта. 1971 елда Барнаулда узган РСФСР ярышларында беренче урынны алып, тагын өч рекордын яңарта. Штанга күтәрү буенча да уңышлары зур аның.

Бил бирмәс Шамил

Пәнәче яклары - көрәшчеләр, спортчыларга бай төбәк, дидек. Шамил Сәлаховның көрәш мәйданына килүе Югары Пәнәче мәктәбендә танылган көрәшчеләр Исмәгыйль Баязитов, Василий Николаев эшләгән чорга туры килә. X сыйныфны тәмамлаган елны ул тирә-юньдә Сабантуй мәйданы белән дан тоткан Бигештә баш батыр булып кала. Казан авыл хуҗалыгы институтында укыганда чын остазлар кулы астында көрәш серләренә төшенә. Бу чорда Татарстанда иң көчле көрәшчеләрне әлеге институт әзерли. Шамил ирекле көрәш белән милли көрәшне бергә алып бара һәм зур уңышларга ирешә: 18 яшендә ирекле көрәштән хәтта Россия чемпионы була. 1972-1973 елларда милли көрәштән ул - Татарстан чемпионы. 1972 елда СССРның 50 еллыгы алдыннан СССР җыелма командасы Мюнхенда узган Олимпиададан 50 алтын медаль белән кайта. КПСС ҮК СССР юбилеен зурлап үткәрә. Бу бәйрәмгә Татарстанның иң яшь, оста һәм көчле көрәшчесе Шамил милли көрәш алымнарын күрсәтүче буларак чакырыла.

Зәй районы яңадан оешканнан соң, беренче Сабантуенда Шамил, студент буларак катнашып, остазы Исмәгыйль Баязитов белән бил алыша. Икенче ел Зәй Сабантуенда исә ул баш батыр була. Тагын ике мәртәбә район Сабантуе батыры була. Грек-рим пәһлеваннарын хәтерләткән төз, озын гәүдәле, кара дулкынлы чәчле, мөлаем карашлы көрәшче Шамилне зәйлеләр әле дә нәкъ шундый итеп искә ала, аның турында җылы итеп сөйли. Көрәшче, баһадир 90 килограмм авырлыгында бил алыша. Көрәш белән мавыгуын Зәйгә эшкә кайткач та, армия сафларында да дәвам итә. Хезмәт иткәндә Идел буе хәрби округы, СССР Кораллы Көчләре ярышында чемпион кала.

Россиянең спорт остасы Шамил Салихович көрәшче буларак кына түгел, ә милли көрәшне, спортның милли төрләрен үстерүгә үзеннән биниһая өлеш кертте. Ул республикада беренчеләрдән булып спортның милли төрләрен үстерүгә булышлык итү федерациясен булдыра. Урта Пәнәчедә күп еллар Сабантуйны Җыен дәрәҗәсенә күтәреп, аларга район җитәкчелеге, Татарстан, район көрәшчеләрен тартып, зур бәйрәм итеп оештыручы, көчле рухлы, ватанпәрвәр, милләтҗанлы зат та ул.

Кечкенә дә төш кенә...

Аксар - бил бирмәс, гаярь, көч-гайрәте ташып торган егетләре белән данлыклы. Шуларның берсе - милли көрәш буенча Россиянең спорт остасы Таһир Борһанов. Ул бу мактаулы титулга 1984 елда Уфада узган Россия чемпионатында ирешә. Шул ук елны Казанда Татарстан батыры дигән дәрәҗәле титулга ия була. 60 килограмм үлчәү авырлыгында Аксарда һәм Чаллы Сабантуйларында берничә мәртәбә батыр кала. 1981 елда исә "Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә узган турнирда II урын ала.

- Мин югары сыйныфларда Югары Шепкә мәктәбендә белем алдым. Анда укыганда бил алыштык. Сабантуйлар җиткәндә исә читән артындагы яшел чирәмдә көрәшә идек, - ди ветеран көрәшче.

Таһир югары сыйныфларда милли көрәш белән җитди шөгыльләнә башлый, бил алышка булган хирыслыгы аны Әлмәт физкультура техникумына укырга китерә. Көрәш белән мавыкканнар тормышта югалып калмый, үз урынын табып, юл яра. Ул үз эшен булдырып, әле дә көрәшкә тугры булып яши. Шунысы игътибарга лаек, Таһир Борһанов туган авылында "Аксар батырлары" призына узучы көрәш бәйгеләренә ел саен химаячелек итә, аны башыннан ахырына кадәр күзәтә.

Буыннар чылбыры өзелми: аның улы Дамир да - көрәшче. Ул Муса Җәлил истәлегенә узган турнирда I урын алуга ирешә. Кече Борһанов грек-рим көрәше буенча да үзен уңышлы сыный.

- Зәйдәге турнирның Чаллы мисалында гына түгел, аның тагын да үзгә, кабатланмас булып, зур оешканлык белән хәтердә калырдай узуы кирәк, - ди Таһир Борһанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: