Зәй офыклары

Алар – яшьләргә үрнәк

Район Сабантуе батырлары турындагы чираттагы сәхифәбез Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры Максим Васильев һәм авыр үлчәүдә бил алышкан пәһлеваныбыз Раиф Сәхабетдинов турында. Бу көрәшчеләр - әлеге спорт төре даирәсендә ихтирам казанган якташлар. Аларның һәрберсенең үз холкы, үзләренә генә хас спорт алымы, үз көрәш юлы. Максим Петрович - 9, Раиф Фәизович...

Район Сабантуе батырлары турындагы чираттагы сәхифәбез Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры Максим Васильев һәм авыр үлчәүдә бил алышкан пәһлеваныбыз Раиф Сәхабетдинов турында.

Бу көрәшчеләр - әлеге спорт төре даирәсендә ихтирам казанган якташлар. Аларның һәрберсенең үз холкы, үзләренә генә хас спорт алымы, үз көрәш юлы. Максим Петрович - 9, Раиф Фәизович 8 мәртәбә район Сабантуенда баш батыр булып кала. Соңгысы баш батыр исемен 8 ел рәттән беркемгә дә бирми. Максим Петрович - 50 яшьтән соң да, яшьләр белән бил алышуда батыр калып, яшь буынга үрнәк күрсәткән көрәшче. Ул мондый үрләргә тырышлыгы, үҗәтлеге, физик яктан гына түгел, рухи яктан көчле шәхес булуы белән дә иреште. Иң мөһиме, көрәшченең җиңүгә дәрте, көчле булуы кирәк.

Максим Петрович тумышы белән Иске Зәйдән. Ул кечкенәдән спортка тартыла: хоккей, футбол уйнарга ярата. Милли көрәш аны 21 яшь тулгач кына үзенә җәлеп итә, шулай да ул көрәш мәйданына соңламый. Казан төзелеш институтында укыган елларда ирекле һәм милли көрәш буенча мәгълүм тренер Илфат Имамиев кул астында шөгыльләнә. Ике ел шөгыльләнгәннән соң милли көрәш буенча РСФСРның спорт остасы нормативын үти һәм РСФСР чемпионатларында (1982, 1989, 1991 еллар) җиңүче була. Аз гына вакыт аралыгында әнә нинди зур җиңүләргә ирешә.

Армия хезмәтендә Максим тагын да ныграк көч-куәтен, егәрлеген арттыра. Зәйгә кайтып, "Жилстрой" кооперативы башлыгы булып эшли башлагач та, милли көрәш белән шөгыльләнүен дәвам итә. Тренеры Азат Хәйруллин аңа милли көрәш серләрен тагын да ныграк төшендерә, ныклы шөгыльләр алып бара. Бер елдан Максим Петрович үзен янә зур спортта сыный башлый. Каһарман шагыйрь Муса Җәлил призына үткән турнирларда өч мәртәбә - авыр үлчәүдә, ике мәртәбә - баш, бер мәртәбә икенче батыр була. Бер-бер артлы район Сабантуйларын ота. 1982 елда Максим Петрович милли көрәш буенча РСФСРның спорт мастеры исемен ала. Якташ үҗәтләнә-үҗәтләнә көрәшеп, тагын да зуррак уңышларга ирешә. Милли көрәш буенча өч мәртәбә - Россия, бер мәртәбә Татарстан чемпионы була. Болар артында күпме йокысыз төннәр, борчулы көннәр ята.

Көрәш тарихында узган гасырның 80нче еллары Максим Васильев чоры булып кереп калды. Максим Петрович, чын мәгънәсендә, профессионалларча көрәшә. Һәр алымын уйлап, көндәшенең йомшак якларын сиземләп, хаталарыннан сабак алып эш итә. Болар барысы көрәшчене келәмдә озак саклый алды. Көрәш дәртен үзенең кулы астында эшләүчеләргә күчерә алу сәләтенә ия ул. Бүлекчә механизаторлары ярыша-ярыша хезмәт куя аның.

- Тренерларыма рәхмәтлемен, алар миндә табигый көч-егәр, елгырлык тәрбияләүдә булыштылар, булган сәләтемне дөрес итеп кулланырга өйрәттеләр, - ди Максим Петрович.

Беркайчан зарланмас, авырлыкларны тыныч юл аша чыга алуы белән ул көрәшче эталоны булып кала бирә. Яшь буынга көрәш серләрен төшендерергә дә вакыт таба. "Зәй" спорт мәктәбендә аның кулы астында шөгыльләнүче егетләр мәртәбәле ярышларда уңышлы чыгыш ясый. Ветераннар арасында республикакүләм ярышларда әле дә аңа тиңнәр юк. Тыйнак, зыялы, оештыру сәләтенә ия Максим Васильевны һәрнәрсәдә үрнәк итеп куярлык.

Шәһәрдәшебез Раиф Сәхабетдинов милли көрәш белән мәктәптә укыган вакытта ук шөгыльләнә башлый. Аннан соң ул "Октябрь" Мәдәният сарае спорт залында Илфат Имамиев кулы астында ирекле көрәш серләренә төшенә. Азат Хәйруллин Раифны шөгыльләрдә күреп, аннан өметле көрәшче чыгачагын тиз абайлый һәм, аны үзенә чакырып, милли көрәш серләренә төшендерә. Армия хезмәтеннән кайткач та, биредә шөгыльләрен дәвам итә. Ул зур үлчәү авырлыгында бил алыша. Беренче мәртәбә зур җиңүгә 1991 елда ирешә: район Сабантуе баш батыры була. Бүләк ителгән төсле телевизорны ул әле дә хәтерли. Ул еллар - төсле телевизорлар кулланылышка кергән генә чор.

Раиф район данын яклап еш республика ярышларына йөри. Күп кенә Бөтенроссия, республика ярышлары призеры, өч мәртәбә Татарстан Республикасы - баш, өч мәртәбә Муса Җәлил призына үткән турнир батыры була.

- Раифның бер генә ярыштан да урынсыз кайтканы юк иде ул елларда, - дип искә ала Азат Хәйруллин.

Зәйне Шамил Сәлахов, Максим Васильев, Раиф Сәхабетдинов кебек көрәшчеләр данлый ул елларда. Зур тәҗрибә туплаган мәгълүм ветеран көрәшчеләр - яшүсмерләр арасында узган турнирларда чакырулы, хөрмәтле кунак. Алар мыек астыннан гына елмаеп бил алышны карап, өметлеләрне күңелләренә сала, киңәшләрен бирә, җылы сүзләре белән канатландыра. Бер яшь көрәшчене беләм, бер турнирда аз гына ялгышлык белән II урынга калды ул. Раиф Фәизович аның үҗәтләнә-үҗәтләнә көрәшкәнен күреп, өметле көрәшче булуын тоемлап, турнир ахырында аңа уңышлар теләп, үз бүләген тапшырды. Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт. Менә шул ышаныч яшь көрәшчене канатландыра, җиңүләргә әйди дә инде. Гомумән, Раиф Фәизович турнирлар оештыруда матди ярдәм күрсәтә, матур көрәшкәннәргә үз бүләген куя. Ул - яшь, урта буын, ветеран көрәшчеләр арасында зур абруйга ия көрәшче.

Зәй Сабантуе чемпионы исемен дүрт мәртәбә Муса Җәлил турниры призеры, Данил Галиев призына үткән бәйге чемпионы Илфат Әшрәпов яулый. Марс Шәрәфетдинов, Флер Ногманов, Әлфис Йосыпов, Петр Анисимов, Мансур Минһаҗев, Фәнил Хәйруллин, Илсур Зыятдинов, Әнвәр Гый-ләҗиев, Айнур Шәфиев, Радик Сәлаховлар берәр мәртәбә район Сабантуе батыры булды. Әлеге көрәшчеләр Россия, республикакүләм ярышларда таныла, мәртәбәле ярышларда Зәй батырлары икәнлекләрен күрсәтә. Гомумән, алар бүгенге көндә Зәй пәһлеваннары үрнәгендә районның яшь көрәшчеләрен көрәшергә, яшәргә, көчле, батыр булырга өйрәтә. Район батырларының һәрберсе турында сәхифә язарлык, аларның һәрберсе - данлауга, игътибарга лаек көрәшчеләр. Менә шундый көрәшчеләр яшь буынга көч-дәрт бирә дә инде.

Без - көрәшле халык. Көрәш җаныбызда, рухыбызда. Кояшта янып каралган, тәннәрендә мускуллары уйнап торган пәһлеваннар, кулларына сөлге алып, мәйдан уртасына чыга, сөлгеләрен билләренә сала. Кем районыбыз баш батыры булыр да тәкә кем иң өстенә менеп кунаклар?..

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: