Зәй офыклары

Ат спорты осталары: җайдакка да, чабышкыга да 12 яшь

Зәйдә шулай ук ат спорты мәктәбе беренчелеге өчен дә каршылыклы полосалар буенча үтүдә (конкур) ярышлар үтте. Ике көн дәвамында барган ярышларда кунаклар буларак Бөгелмә, Әлмәт спорт мәктәбе шәкертләре дә катнашты. Ә ярышлар ике яшь аерымлыгы буенча зурлар өчен 10, кече яшьтәгеләр өчен 8 каршылыклы полоса буенча оештырылды. Анда һәр төрле...

Зәйдә шулай ук ат спорты мәктәбе беренчелеге өчен дә каршылыклы полосалар буенча үтүдә (конкур) ярышлар үтте. Ике көн дәвамында барган ярышларда кунаклар буларак Бөгелмә, Әлмәт спорт мәктәбе шәкертләре дә катнашты. Ә ярышлар ике яшь аерымлыгы буенча зурлар өчен 10, кече яшьтәгеләр өчен 8 каршылыклы полоса буенча оештырылды. Анда һәр төрле ярышларда да үзен иң оста итеп күрсәтүчеләр «Профессор» кушаматлы ат белән Екатерина Герасимова булды. Екатерина кечкенәдән атлар белән кызыксына икән. - Әти сөйләве буенча мин ике яшьлек чагымда ук атлар белән бәйле мультфильмны берничә сәгать карап утыра торган булганмын. Шуңа да ул мине ат спорты мәктәбенә шөгыльләнергә алып килде. Миңа бу төр спорт бик ошый, -ди Екатерина. Тиздән алар «Профессор» белән бергәләп Татарстан беренчелеге ярышларында катнашачак. Икесе дә 12 яшьлек парга ат спорты мәктәбендә зур өметләр баглыйлар. Атның да, җайдакның да менә шундый тандемда булуы бик мөһим, ди аларга карап сокланып ярышларның баш судьясы Ольга Бутинина. Ә конкурда икенче, өченче урыннарны Елена Кирилова, Анастасия Якунина, Ольга Иванова бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: