Зәй офыклары

Авыл хатын-кызлары волейбол уйный

Зәйдә агымдагы ел - Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы. Аның кысаларында оешма-учреждениеләр, агрофирмалар һәм авыл җирлекләре арасында "Сәламәтлек" спартакиадасы уздырыла. Аның максаты - физик культура, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, оешма-учреждениеләр, агрофирмалар, авыл җирлекләре хезмәткәрләрен һәм аларның гаилә әгъзаларының сәламәтлеген ныгыту, көчле спортчылар һәм командаларны ачыклау. Аның кысаларында...

Зәйдә агымдагы ел - Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы. Аның кысаларында оешма-учреждениеләр, агрофирмалар һәм авыл җирлекләре арасында "Сәламәтлек" спартакиадасы уздырыла. Аның максаты - физик культура, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, оешма-учреждениеләр, агрофирмалар, авыл җирлекләре хезмәткәрләрен һәм аларның гаилә әгъзаларының сәламәтлеген ныгыту, көчле спортчылар һәм командаларны ачыклау. Аның кысаларында Югары Мәлем, Кадер, Чыбыклы кустларында хатын-кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеге үтте. Анда 20 командада гүзәл затларыбыз көч сынашты. Финал ярышларына Сармашбаш, Сарсаз-Баграж, Югары Пәнәче, Бигеш, Сәвәләй һәм Чыбыклы авыл җирлекләре командалары чыкты. Финал ярышлары 2 апрельдә спорт-сәламәтләндерү үзәгендә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: