Зәй офыклары

Бадминтоннан осталар бар Зәйдә

Зәйдә бадминтон спорты популярлаша бара. Әлеге спорт төренең мәктәп программасына кертелүе куанычлы. "Барс" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Андрей Бобылев бу спорт төренә мөкиббән яшүсмерләр белән шөгыльләр алып бара. Узган атнада авыл мәктәпләре - "Энергетик" Мәдәният сарае, шәһәр мәктәпләре 4нче мәктәп спорт залларында бадминтон буенча осталыкларын чарлады. Ярышларда авыл мәктәпләреннән Бигеш, Сәвәләй,...

Зәйдә бадминтон спорты популярлаша бара. Әлеге спорт төренең мәктәп программасына кертелүе куанычлы. "Барс" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Андрей Бобылев бу спорт төренә мөкиббән яшүсмерләр белән шөгыльләр алып бара. Узган атнада авыл мәктәпләре - "Энергетик" Мәдәният сарае, шәһәр мәктәпләре 4нче мәктәп спорт залларында бадминтон буенча осталыкларын чарлады. Ярышларда авыл мәктәпләреннән Бигеш, Сәвәләй, Аксар, Югары Лоҗы, Чыбыклы, Бохарай, Якты Күл укучылары, шәһәр уку йортларыннан 4, 6, 7нче мәктәп, татар гимназиясе, политехник колледж, мәгариф идарәсе физик культура укытучылары, ГРЭС һәм «Елховнефть» нефть һәм газ табу идарәләре активлык күрсәтте. Ярышларның төп максаты - көчле уенчыларны ачыклап, ноябрь аенда Казанда узачак республика беренчелегенә сайлап алу. Ярышлар 2000 елда туган һәм алардан өлкәнрәкләр, 1999 елда туган һәм алардан өлкән яшьтәге кызлар һәм яшүсмерләр арасында аерым оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: