Зәй офыклары

Балкып торган йолдыз кебек

Көрәш мәйданы, көрәшчеләргә кем генә битараф икән?! Нинди генә яшьтә булса да, Сабантуйлар җитүгә көрәшченең каны кайный, йөрәге җилкенә, аның күкрәгендә, әйтерсең, җигүле ат. Шәһәрдәшебез, Пәнәче якларында көрәш мәйданында чыныгып үскән, заманында мәгълүм көрәшче, хәзер яшь көрәшчеләрнең кумиры булган, милли көрәш буенча Россиянең спорт мастеры Шамил Сәлахов Сабантуйларны ел да...

Көрәш мәйданы, көрәшчеләргә кем генә битараф икән?! Нинди генә яшьтә булса да, Сабантуйлар җитүгә көрәшченең каны кайный, йөрәге җилкенә, аның күкрәгендә, әйтерсең, җигүле ат. Шәһәрдәшебез, Пәнәче якларында көрәш мәйданында чыныгып үскән, заманында мәгълүм көрәшче, хәзер яшь көрәшчеләрнең кумиры булган, милли көрәш буенча Россиянең спорт мастеры Шамил Сәлахов Сабантуйларны ел да күңел күтәренкелеге белән дулкынланып көтеп ала. Ул үзе дә - өч мәртәбә Зәй Сабантуе батыры. Районда көрәшне, спортның милли төрләрен үстерүгә үзеннән саллы өлеш керткән, туган авылы Урта Пәнәчедә күп еллар Сабантуйны Җыен дәрәҗәсенә күтәреп, аларга район җитәкчелеге, Татарстан, район көрәшчеләрен тартып, зур бәйрәм итеп оештыручы, көчле рухлы, ватанпәрвәр, милләтҗанлы зат та ул. Көрәш мәйданында ирешкән уңышлары, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать өлкәсендә куйган нәтиҗәле хезмәтләре сокланырлык. Кыскасы, зур ихтирамга лаек якташыбыз ул безнең.

Шамил Салиховичның көрәш мәйданына килүе Югары Пәнәче мәктәбендә билгеле көрәшчеләр Исмәгыйль Баязитов, Василий Николаев эшләгән чорга туры килә. Көрәшкә булган ялкынны анда алар кабыза. Шамил мәктәптәге шөгыльләр белән генә канәгатьләнми, остазларының өйләренә йөреп киңәшләр ала, ишегалдында үзе көйләгән спорт җайланмаларында мускулларын ныгыта. Югары сыйныфларда белемне атаклы Бигеш мәктәбендә ала. Анда тырышып уку белән бергә физик әзерлек тә уза. Район спорт ярышлары Шамил катнашыннан башка узмый иде, дип искә ала мәктәп директоры Рәхмәтулла Ибраһимов. Граната ату, биеклеккә сикерү, йөгерүдә аңа тиңнәр булмый. Йөгерү буенча ул укучылар арасында район чемпионы була. X сыйныфны тәмамлаган елны тирә-юньдә Сабантуй мәйданы белән дан тоткан Бигештә баш батыр була. Казан авыл хуҗалыгы институтында укыганда чын остазлар кулы астында көрәш серләренә ныграк төшенә. Бу чорда Татарстанга иң көчле көрәшчеләрне әлеге институт бирә. Шамил ирекле көрәш белән милли көрәшне бергә алып бара һәм зур уңышлар казана: 18 яшендә ирекле көрәштән хәтта Россия чемпионы булуга ирешә. Әлеге спорт төреннән югары уку йортлары арасында узган көрәш бәйгесендә җиңү яулый.

Милли көрәш исә аның канында, җанында, рухында... Ата-бабаларыбыз мирасы - көрәш безне җиңәргә, тормышта үз урыныбызны табарга өйрәтә. 1972-1973 елларда милли көрәштән ул - Татарстан беренчелеге чемпионы. 1972 елда СССРның 50 еллыгы алдыннан СССР җыелма командасы Мюнхенда узган Олимпиададан 50 алтын медаль белән кайта. КПСС ҮК СССР юбилеен зурлап үткәрә. Бу бәйрәмгә Татарстанның иң яшь, оста һәм көчле көрәшчесе саналган Шамил милли көрәш алымнарын күрсәтүче буларак чакырыла. Кадердә узган Чаллы Сабантуенда Ижауда дан тоткан, егылмас Роберт Гыйлаевны чистага җиңә. Бу ике мизгелне ул якты бер хатирә итеп саклый.

Зәй районы яңадан оешканнан соң беренче Сабантуенда Шамил, студент буларак катнашып, остазы Исмәгыйль Баязитов белән бил алыша. Икенче ел Зәй Сабантуенда исә ул баш батыр була. Грек-рим пәһлеваннарын хәтерләткән төз, озын гәүдәле, кара дулкынлы чәчле, мөлаем карашлы көрәшче Шамилне зәйлеләр әле дә нәкъ шундый итеп искә ала, аның турында җылы итеп сөйли. Коеп куйган көрәшче, баһадир 90 килограмм авырлыгында бил алыша. Көрәш белән мавыгуын "Үрнәк" совхозына баш инженер булып эшкә кайткач та, армия сафларында да дәвам итә. Армия аның өчен көч-егәрен арттыру, осталыгын чарлау һәм тормыш мәктәбе була. Хезмәт иткәндә Идел буе хәрби округы, СССР Кораллы Көчләре ярышында чемпион кала. Армия хезмәтеннән соң "Искра" колхозында баш инженер булып эшли.

Дипломант, оста оештыручы, заманча фикерләүче, таләпчән, үҗәт, максатына ирешүчән, туры сүзле, әйткән сүзендә тора белүче (ә ул сүзләрен һәрвакыт нигезләп, уйлап әйтә) Шамил Салиховичны бер елдан район җитәкчелеге авыл хуҗалыгы идарәсенә баш инженер итеп эшкә билгели. Биредә дә сынатмый: терлекчелекне механикалаштыру проблемасы уңай хәл ителә, хуҗалыклар фермаларында тирес чыгару транспортерлары, цехларына катнашазык әзерләү җайланмалары куела. "Сельхозтехника" берләшмәсе каршында бөртек, шикәр чөгендере, кукуруз комбайннарын ремонтлау деполары эшли. Семинар-киңәшмәләр, комбайннар парады үткәрелә, кыр батырлары билгеләнә, тракторчылар арасында җир сөрүчеләр ярышлары оештырыла. Гомумән, Шамил Салихович үзендә булган эш дәрте, көрәш рухын механизаторларга күчерә. Ул көрәш мәйданында һәм хезмәт баскычларыннан тиз адымнар белән күтәрелә. Холкына хас булган алга бару, омтылыш аңа һәрвакыт көч, дәрт бирә. Район җитәкчелеге аңа тагын да зуррак өметләр баглый: 80нче елларда "Сельхозхимия" район берләшмәсен оештыруны ышанып тапшыра. Койма белән әйләндереп алынган буш ташландык урында әлеге берләшмә сафка баса, матди-техник база булдырыла. Ике-өч ел эчендә остаханә, гараж, техник хезмәт күрсәтү пункты, складлар, тимерчелек һ.б.лар үсеп чыга. Берләшмә биләгән территория чылбырлы тракторлар да вата-җимерә алмаслык итеп бетон белән түшәлә. Шамил Салихович эшчеләрнең тормыш-көнкүреш, яшәешен дә кайгырта. Әлеге җәһәттән 35нче бистәдә 100 фатирлы йорт төзелә. Сәлахов төзеткән йортларда фатирлар эшчеләрне ике мәртәбә тәэмин итәрлек була.

Биредә эшләгәндә дә бил алышын дәвам итә. Билгеле, аның өчен даими әзерлек, шөгыльләр кирәк. Сарман Сабантуена барып, күп еллар Татарстанда мәйдан тоткан Зөфәр Хановны чистага җилкәсенә салып кайта. Бу бил алышын хәзер дә җылы итеп искә ала. Ул 1987 елда кыска срокларда фин технологиясе белән җиһазландырылган модульле металл корылмалар заводын сафка бастыра, аны эшләтеп, хәтта алга җибәрә. Завод илдә үз урынын булдыра: анда эшләнгән көндәшлеккә сәләтле металл корылмалар, суыткыч камералары, җылытылган панельләр һ.б.лар хәтта Европа базарын яулый. Биредә дә җитәкче беренче көннән үк төзелеш эшенә керешә. Шәһәр уртасында балалар бакчасы, өч йорт төзелә, районның күпчелек авыллары газлаштырыла. Суык-Чишмә ярдәмче хуҗалыгында Сабантуйларны матур урында тиешле югарылыкта үткәрә.

Шамил Салихович игелекле эшләр башында да тора. Ул төзүдә булышкан "Нур", Суык-Чишмә, Түбән Пәнәче, Әхмәт һ.б., республикада манара куелган 40лап авыл мәчете бүгенге көндә дә халыкка, дин-исламга хезмәт итә. Аңа үз өстендә эшләү, фән-техника казанышлары белән бергә атлау хас. Моның нәтиҗәсе буларак, ул суыту технологияләре һәм җылылык саклау материаллары өлкәсендәге фәнни эшләре өчен Халыкара "Холод" академиясе академигы була. Фәнни дөньяда киң танылган әлеге академия әгьзалары - Азия, Европа, Америка илләреннән. Берничә чакырылыш район, шәһәр Советы депутаты булып тора. Даими комиссия рәисе буларак, шактый күп эшләр башкара. Аның тырыш намуслы хезмәте хаклы бәяләнә: ТР Президенты Мактау грамотасы, ТР Президенты Рәхмәт хаты, СССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең Алтын медале, СССРның "Почет билгесе" ордены белән бүләкләнә. Ул Татарстанның атказанган, "Росагропромстрой"ның "Мактаулы төзүчесе" исемен йөртә. Милли мәдәниятне үстерүгә керткән өлеше өчен 1995 елда Сөббух Рәфыйков премиясе лауреаты була.

Шамил Сәлаховның үткәне матур тарих: якташыбызның көрәш мәйданында, хезмәт юлындагы гомере сызылып үткән йолдыз кебек. Ул актив тормыш позициясе алып бара, фән дөньясында яңа идеяләр белән яна: пенополиуретан (үтә нык, изоляцияле материал) буенча фәнни эш башкара. Казан цирк бинасы түбәсе әлеге материал белән реконструкцияләнә. Якташыбыз ил, республика, район спорт тормышы белән аеруча кызыксына. Гомумән, көрәшче шәхес - спорт, көрәш белән шөгыльләнүче яшь буынга матур үрнәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: