Мартның соңгы көннәрендә Зәйнең 7нче мәктәп базасында 2002-2003 елларда туган кызлар командалары арасында баскетбол буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары спартакиадасы кысаларында муниципаль тур ярышлары үтте. Ярышларда 8 команда (6сы - шәһәр, 2се - авыллардан) катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны - 7нче, икенчене - 6нчы, өченчене 3нче мәктәп һәм Югары Шепкә...
Мартның соңгы көннәрендә Зәйнең 7нче мәктәп базасында 2002-2003 елларда туган кызлар командалары арасында баскетбол буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары спартакиадасы кысаларында муниципаль тур ярышлары үтте. Ярышларда 8 команда (6сы - шәһәр, 2се - авыллардан) катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны - 7нче, икенчене - 6нчы, өченчене 3нче мәктәп һәм Югары Шепкә мәктәбе командалары яулады. Җиңүче команда исә район данын 22-23 апрельдә Чаллыда утәчәк төбәк турында яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа