Зәй офыклары

Без көрәштә беренче, яуланганны саклау тырышлык сорый (Фоторепортаж)

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә 12-13 февральдә Зәйдә узган республика көрәш ярышларына әзерлек һәм аны үткәрүне тәэмин иткән оештыру комитеты әгъзалары һәм Зәй көрәшчеләр командасы белән очрашты. Билгеле булганча, әлеге ярышлар ныклы әзерлек һәм югары оешканлык белән узды. Моңа күп кенә предприятие-учреждениеләр көч куйды, үз өлешен...

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә 12-13 февральдә Зәйдә узган республика көрәш ярышларына әзерлек һәм аны үткәрүне тәэмин иткән оештыру комитеты әгъзалары һәм Зәй көрәшчеләр командасы белән очрашты.

Билгеле булганча, әлеге ярышлар ныклы әзерлек һәм югары оешканлык белән узды. Моңа күп кенә предприятие-учреждениеләр көч куйды, үз өлешен кертте. Нәтиҗәдә турнир оештырылу ягыннан республикада моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәдә узды. Район башлыгы әлеге мәртәбәле спорт чарасын оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында без - "Зәй офыклары" газетасы да бар.

Турнир киләсе елда янә Зәйдә үтәчәк. Разиф Кәримов аны быелгыдан да яхшырак уздыру бурычын куеп, аңа әзерлекне бүгеннән үк башлау кирәклеген ассызыклады.

Очрашуга көрәшчеләребез горур һәм лаеклы килде, Зәй командасы 51 команда арасында беренче урын алуга иреште. Көрәшчеләребез Ринат Шәйхетдинов, Радик Сәлахов, Сергей Павлик чемпион калды, калган көрәшчеләр бронза медальгә лаек булды. Район башлыгы аларны шәхсән котлап, Зәй данын келәмдә яклаган өчен рәхмәт белдерде. Очрашуда сүз келәмдәге уңышлар, кимчелекләр, аларны алга таба төзәтү турында да барды. Җиңүчеләргә, призлы урын алучыларга акчалата бүләкләр тапшырылды. Спорт җәмәгатьчелеге, көрәшчеләр үз чиратында районда спортны, аеруча милли көрәшне үстерүдә максатчан эш оештыруы өчен район башлыгына хөрмәт белдереп, аңа махсус Рәхмәт хаты тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: