Зәй офыклары

“БЕЗ СПОРТТА АЛДЫНГЫ БУЛЫРГА ТИЕШ” (Фоторепортаж)

Кичә музыка мәктәбендә 2015 елдагы спорт эшенә нәтиҗә ясау, уңышларга ирешкән спортчыларны хөрмәтләү тантанасы үтте. Зәй спортчылары бу дәрәҗәле спорт чарасына лаеклы килде. Узган ел район спорт тормышына зур үзгәрешләр алып килде. "Энергия" стадионы, сәнгать мәктәбе бинасына күчкән Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбендә ремонт эшләре бара, универсаль спорт...

Кичә музыка мәктәбендә 2015 елдагы спорт эшенә нәтиҗә ясау, уңышларга ирешкән спортчыларны хөрмәтләү тантанасы үтте. Зәй спортчылары бу дәрәҗәле спорт чарасына лаеклы килде.

Узган ел район спорт тормышына зур үзгәрешләр алып килде. "Энергия" стадионы, сәнгать мәктәбе бинасына күчкән Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбендә ремонт эшләре бара, универсаль спорт мәйданчыгы төзү республика программасы буенча дүрт спорт мәйданчыгы булдырылды, "Барс" спорт мәктәбе ачылды. Быел Физкультурачылар көне яңартылган стадионда узачак. Иң игътибарга лаеклысы, Федотта төбәкара биатлон үзәге, "Ялта-Зәй" чаңгы спорты үзәгендә чаңгы-роллер трассасы булдырылачак. Биатлон үзәге төзелеше мәсьәләләре буенча Зәйгә эшлекле визит белән Россия спорт министры Виталий Мутконың килүе - зур дәрәҗә. "Ялта-Зәй" үзәгендә исә тиздән чаңгычыларыбыз бик яхшы шартларда ел буе осталыкларын арттырачак.

Узган ел спортчыларыбызда ниндидер ыргылыш, күтәрелеш күзәтелде. Ә моңа ирешелгәннәр дәлил. Бездә спортның чаңгы, көрәш, гер, каратэ төрләре буенча уңышлар куанырлык. Сармашбаш авылы егете Радик Сәлахов белән горурланырлыгыбыз бар: ул Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасында көрәш буенча узган барлык рәсми ярышларны отты. Билбау көрәшеннән Россия чемпионатында - Регина Салихова, чаңгы буенча Дөнья осталары кубогында - Михаил Комендантов, киокусинкай буенча Идел буе федераль округы чемпионатында Илдар Шәфыйков җиңүче булдылар.

Спортчыларыбыз уңышларын әле тагын да санап китәргә була. Бернәрсә дә буш урында тумый. Зур җиңүләр спортчылар, тренерларны стимуллаштыру, кызыксындырудан да килә. Бу уңышларда, Зәйне спорт шәһәре итүдә район җитәкчелегенең дә роле зур. Бездә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык спорт корылмалары тулы куәттә эшли. 194 спорт корылмасының 85е авыл җирлекләре биләмәләрендә урнашкан. Шулай итеп, бу уңайдан бернинди киртә, вакыт чикләре юк.

Коллегия эшендә катнашкан район башлыгы Разиф Кәримов, аның спорт эшләре буенча ярдәмчесе Эдуард Галиев, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов агымдагы елда спортчыларга спорт мәйданында тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен теләделәр, Зәйне чын дәрәҗәсендә спорт сөюче район итәргә чакырдылар.

Коллегиядә Дөнья, Европа, Россия, Татарстан беренчелекләрендә уңышлы чыгыш ясаган төрле яшьтәге спортчылар, командаларны, район һәм шәһәр спартакиадалары җиңүчеләре, иң яхшы муниципаль хезмәткәр, массакүләм мәгълүмат чарасында спорт темасын иң яхшы яктыртучы журналист, иң яхшы авыл инструкторы, рухы белән көчле булган спортчы-инвалидларны сәхнәгә күтәреп хөрмәтләү - район җитәкчелегенең спортка игътибары зур булуына янә бер дәлил. Һәрнәрсә уйланылган. Тулы залда, рәт-рәт булып, җиңүчеләребез, яшь, урта һәм өлкән буын спортчылар, оешма-пред-приятие, авыл җирлекләре җитәкчеләре, ветераннарыбыз, спортка битараф булмаганнар утыра. Бәйрәм рухында, зур оешканлык белән оештырылган коллегия эшеннән һәркемнең күңеле күтәренке, йөзләрендә - шатлык хисе. Муса Җәлил истәлегенә узачак турнирга нәтиҗәле килү, горурлык хисе ул.

Шул рәвешле, Зәйдә спорт тантана итә. Агымдагы елда тагын да зуррак уңышларга өмет баглана. Алда торган дәрәҗәле көрәш турнирында катнашачак спортчыларыбызга коллегиядә ышаныч белдерелде, хәер-фатиха бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: