Зәй офыклары

Безнең кызларга тиңнәр юк

Күптән түгел спорт-сәламәтләндерү үзәгендә каратэ-кекусинкай буенча кызлар арасында традицион ачык Татарстан беренчелеге һәм чемпионаты узды. Зәй данын Мария Савельева, Лилия Галимова, игезәк кызлар Эльмира белән Элиза Климовалар яклады. Ярышлар 12-13, 14-15, 16-17 һәм 18 яшьтән өлкәннәр арасында узды. Татамида беренче очрашу игезәк сыңарлары - Түбән Камадан Влада Емельянова һәм Эльмира...

Күптән түгел спорт-сәламәтләндерү үзәгендә каратэ-кекусинкай буенча кызлар арасында традицион ачык Татарстан беренчелеге һәм чемпионаты узды.

Зәй данын Мария Савельева, Лилия Галимова, игезәк кызлар Эльмира белән Элиза Климовалар яклады. Ярышлар 12-13, 14-15, 16-17 һәм 18 яшьтән өлкәннәр арасында узды. Татамида беренче очрашу игезәк сыңарлары - Түбән Камадан Влада Емельянова һәм Эльмира Климова арасында барды. Бу очрашуда Эльмираның көндәше көчле булды. Уенны Зәй җанатарлары дулкынлану белән күзәтте: кызларыбызның һәрберсе өчен җан атты алар. Кызлар да уңышлы чыгыш ясады. Кайбер якташ кызларга аеруча үҗәтлек һәм сугышчан сыйфатларны эшкә җигәргә туры килде. Мария Савельева финалга чыгу өчен Ульян өлкәсеннән килгән Валерия Таралина белән бил алышты. Кунак аннан 30 килограммга авыррак үлчәүдә иде. Авырлыктагы аерма Марияне куркытмады. Кыскасы, ТР беренчелегендә Мария Савельева, Лилия Галимовага тиңнәр булмады. Элиза Климова - II, Эльмира Климова III урында. Әлеге ярышта җиңү яулаганнар үзләрен Ульян каласында узачак Идел буе федераль округында сынаячак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: