Зәй офыклары

Боз сараенда фигуралы шуу буенча район беренчелеге узды

Зәйдә фигуралы шуу спорты үсеш алып килә. "Яшьлек" боз сараенда фигуралы шуу буенча район ачык беренчелеге узды. Анда Зәй, Баулы, Чистай, Чаллы, Минзәлә, Әлмәт шәһәрләреннән 4-13 яшьлек малай-кызлар шуу осталыкларын күрсәтте. Ярышларны спорт идарәсе башлыгы Петр Уразайкин ачып, яшь фигура шуучыларны сәламләп, уңышлы чыгыш ясауларын теләде. Яшь фигуралы шуучылар яшь...

Зәйдә фигуралы шуу спорты үсеш алып килә. "Яшьлек" боз сараенда фигуралы шуу буенча район ачык беренчелеге узды. Анда Зәй, Баулы, Чистай, Чаллы, Минзәлә, Әлмәт шәһәрләреннән 4-13 яшьлек малай-кызлар шуу осталыкларын күрсәтте. Ярышларны спорт идарәсе башлыгы Петр Уразайкин ачып, яшь фигура шуучыларны сәламләп, уңышлы чыгыш ясауларын теләде.

Яшь фигуралы шуучылар яшь аермалары һәм разрядлар буенча тугыз төркемгә бүленде. Кечерәкләр ирекле программа күрсәтте. Бер, ике һәм өченче разрядка ия булучылар беренче көнне - кыска, икенче көнне ирекле программа буенча чыгыш ясадылар. Ярышларны карарага шактый җанатар җыелды. Бозда кечерәкләрнең шуу аеруча игътибарны җәлеп итәрлек. Фигуралы шуу кызларны нәфис гәүдәле итә.

Минем бозда икенче ел гына шөгыльләнүем, бу ярышка зур өметләр баглыйм, - ди Яна Верясева.

Бер ел гына шууна карамастан, Янаның үзе дә, гәүдәсе дә фигуралы шуңа килешеп тора. Минзәләдән килгән Лолита Галимованың Зәйдә тәүге мәртәбә ярышта катнашуы. Зәйлеләр яхшы каршы алды, без аларны үзебездә көтеп калабыз, ди кыз.

Ярышлар мавыктыргыч барды. Зәйнең яшь фигуралы шуучылары уңышлы чыгыш ясады. Үз яшләре һәм разрядлары буенча Яна Верясева, Полина Игнатова, Разалия Рәхимҗанова, Кристина Степанова, Мария Кстимкина, Полина Новокупова, Диана Голованова, Алина Галиева җиңүче дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: