Зәй офыклары

Чаңгылар әзерли

Зәй - республикада спорт эше яхшы куелган районнарның берсе. Олимпия чемпионнары Федор Симашев, Евгений Давыдов - Зәй төбәгеннән. Район башлыгы Разиф Кәримов, спорт эшләре буенча булышчысы Эдуард Галиев белән бер фикергә килеп, "Чаңгычы" спорт мәктәбе базасында чаңгычылар әзерләүче аерым спорт мәктәбе булдыру хәселенә керештеләр. Чыннан да, район территориясендә "Ялта-Зәй" республика...

Зәй - республикада спорт эше яхшы куелган районнарның берсе. Олимпия чемпионнары Федор Симашев, Евгений Давыдов - Зәй төбәгеннән. Район башлыгы Разиф Кәримов, спорт эшләре буенча булышчысы Эдуард Галиев белән бер фикергә килеп, "Чаңгычы" спорт мәктәбе базасында чаңгычылар әзерләүче аерым спорт мәктәбе булдыру хәселенә керештеләр. Чыннан да, район территориясендә "Ялта-Зәй" республика чаңгы үзәге була торып, нигә чаңгы спортын үстермәскә, Симашев дәвамчыларын тәрбияләмәскә?.. Моның өчен районда мөмкинлекләр бар.

Агымдагы елның июнь аенда Симашев исемендәге чаңгы спорты мәктәбе эшчәнлеген башлады. Ул сәнгать мәктәбе бинасына урнашты. Биредә, республика бюджетыннан акча бүлеп бирелеп, төзекләндерү эшләре алып барылачак. Әлеге мәктәпне алга таба Олимпия резервы мәктәбе итү уе да бар, ди спорт идарәсе башлыгы Илфат Әшрәпов. Мәктәп белән тренер Рәкыйп Габидуллин җитәкчелек итә. Тренерлар составы да тулыланып килә: биредә ТРның атказанган физик культура хезмәткәре Сергей Колесов, Россиянең спорт остасы, чаңгы яратучылар арасында узган Халыкара ярышлар чемпионы Михаил Комендантов, Россиянең спорт остасы Дмитрий Кочеванов, чаңгы спорты буенча ТР чемпионы Сергей Кузьмин, көчле чаңгычылар тәрбияләгән Галия Ахунҗанова һәм Светлана Насыйбуллина, Якты Күлдән Владимир Антипов эшли. Дмитрий Кочеванов белән Сергей Кузьмин - "Чаңгычы" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнгән спортчылар. Кыскасы, шәһәребезнең 1, 4, 5, 6, 7нче һәм Якты Күл, Югары Шепкә мәктәпләреннән барлыгы 298 бала Симашев спорт мәктәбендә шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: