Зәй офыклары

Чаллыда мөселман яшьләре көч сынашачак

16 апрельдә Чаллының "Витязь" спорткомплексында мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча чираттагы турниры оештырыла. Бәйгедә көч сынашу өчен төп таләп - спортчының намаз әһеле булуы. Шуңа күрә алар үлчәнү тәлинкәсенә басканчы намаз гыйбадәтен белү-белмәүләре турында тест үтәләр. Шулай ук көрәшчеләр спорт формасыннан һәм...

16 апрельдә Чаллының "Витязь" спорткомплексында мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча чираттагы турниры оештырыла. Бәйгедә көч сынашу өчен төп таләп - спортчының намаз әһеле булуы. Шуңа күрә алар үлчәнү тәлинкәсенә басканчы намаз гыйбадәтен белү-белмәүләре турында тест үтәләр. Шулай ук көрәшчеләр спорт формасыннан һәм түбәтәйдән булырга тиеш.

Татарча көрәш бәйгесе быел 5 үлчәү категориясендә узачак: 65; 75; 85; 95 килограмм һәм аннан авыррак. Җиңүчеләрне төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм акчалата призлар көтә. Турнир ахырында кул көрәшендә һәм татарча көрәштә батыр калучылар (үз үлчәү төркемнәрендә) арасында җирәбә уйнатыла һәм анда отучы берләштерелгән турнирның иң зур бүләге - олуг хаҗга юлламага ия була. Ә җиңүче командага кубок тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: