Зәй офыклары

Дөнья чемпионаты - 2015: алтынчы көн – 2 комплект медаль

Су спорты төрләре буенча 16нчы ФИНА Дөнья чемпионатының алтынчы көнендә ике комплект медаль уйнатыла. Бүген, 29 июльдә, суга сикерү һәм синхрон йөзүдә иң көчлеләр ачыкланачак. Көн дәвамында су тубы буенча да уеннар уздырыла. Су спорты төрләре сараенда ярышлар иртәнге сәгать 10да хатын-кызлар арасында 10 метрлы каланчадан суга сикерү буенча беренчел...

Су спорты төрләре буенча 16нчы ФИНА Дөнья чемпионатының алтынчы көнендә ике комплект медаль уйнатыла. Бүген, 29 июльдә, суга сикерү һәм синхрон йөзүдә иң көчлеләр ачыкланачак. Көн дәвамында су тубы буенча да уеннар уздырыла.

Су спорты төрләре сараенда ярышлар иртәнге сәгать 10да хатын-кызлар арасында 10 метрлы каланчадан суга сикерү буенча беренчел раунд бәйгеләре белән башланды. Ә инде 15:00 сәгатьтә тамашачылар ярымфиналларны карый алачак.
Бу көннең беренче медаль комплекты кич уйнатылачак: 19.30 сәгатьтә Су спорт төрләре сараенда 3 метрлы трамплиннан һәм 10 метрлы каланчадан командалар арасында суга сикерүләр буенча финал бәйге уза.

"Казан Арена" стадионында 19:30 сәгатьтә бу көннең икенче медаль комлекты үз ияләрен табачак. Синхрон йөзүнең финалында ирекле программаны ялгыз башкарган иң яхшылар ачыкланачак.
Су тубы буенча матчлар инде иртәнге 9:30 сәгатьтә үк башланды. Азаккы матч 22:35 сәгатьтә генә төгәлләнә.

(intertat.ru сайтыннан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: