Зәй офыклары

Ике көн ярыштык (Фоторепортаж)

Үткән ялларда зәйлеләр чаңгыга басты. Яңа шәһәр урманы буенда "Сәламәтлек-2016" спартакиадасы кысаларында авыл җирлекләре һәм предприятие, оешмалар, шулай ук муниципаль хезмәткәрләр арасында - чаңгы ярышлары, ветераннар арасында шәһәр беренчелеге узды. Ярышларны шимбә көнне авыл җирлекләре башлады. Положение нигезендә һәр авыл җирлегеннән (предприятие, оешмалар арасында да шулай ук) ике хатын-кыз һәм...

Үткән ялларда зәйлеләр чаңгыга басты. Яңа шәһәр урманы буенда "Сәламәтлек-2016" спартакиадасы кысаларында авыл җирлекләре һәм предприятие, оешмалар, шулай ук муниципаль хезмәткәрләр арасында - чаңгы ярышлары, ветераннар арасында шәһәр беренчелеге узды.


Ярышларны шимбә көнне авыл җирлекләре башлады. Положение нигезендә һәр авыл җирлегеннән (предприятие, оешмалар арасында да шулай ук) ике хатын-кыз һәм ике ир-ат катнашты. Шунысы игътибарга лаек, күпчелек авыл җирлекләре команда туплый алды. Хатын-кызлар - 1,8, ир-атлар 3,6 километр арада узышты. Хатын-кызлар арасында Югары Шепкәдән Диләрә Бариевага тиңнәр булмады (I урын), Сармашбаштан Елена Тарасова - II, Югары Мәлемнән Дания Абзалова III урынны яулады. Ир-атлар арасында беренче урын шулай ук югарышепкәлеләрдә - Фәнзил Сабиров, Данияр Яхин (Аксар) - II, Динар Хәйруллин (Якты Күл) III урында.

Командалар арасында урыннар түбәндәгечә: Югары Шепкә - I, Аксар - II, Югары Мәлем - III, Баграж - IV, Якты Күл - V.

Шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларыннан 150 кеше чаңгыга басты. Хатын-кызлар арасында политехник колледждан Фәния Гыйльманова I урынны алды. ГРЭСтан Екатерина Герасимова - II, "Теплосервис" ҖЧШеннән Анна Павлова III урынга чыкты.

Ир-атлар арасында танылган чаңгычы Михаил Комендатовка (Федор Симашев исемендәге балалар спорт мәктәбе) тиңнәр булмады. II урынны - шулай ук шушы мәктәп вәкиле Дмитрий Кочеванов, III урынны эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Фәнзил Сабиров алды. Командалар арасында "Зәй" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм Федор Симашев исемендәге мәктәп - I, ГРЭС - II, политехник колледж III урында.

Муниципаль хезмәткәрләр арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:

- I урын - Валерий Акатьев, Наталья Павлова;

- II урын - Илфат Гадершин, Надежда Бухтеева;

- III урын - Илфат Әшрәпов, Елена Недошивина.

Ветераннар, яшьләренә карап, биш төркемдә ярыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: