Зәй офыклары

Иске Зәйдә велойөрешкә чыктылар

Иске Зәй бистәсендә Ял көне клубы кысаларында шәһәрнең тарихи һәм истәлекле урыннарына велосипедта йөреш уздырылды. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, Зәй районы оешуга 80 ел тулу, Парклар һәм скверлар елына багышлап уздырылды. Маршрут буенча берничә станция каралган, аның беренчесе -музей бакчасында, соңгысы Мәктәп тавында иде. Чара барышында балалар Бөек Ватан...

Иске Зәй бистәсендә Ял көне клубы кысаларында шәһәрнең тарихи һәм истәлекле урыннарына велосипедта йөреш уздырылды. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, Зәй районы оешуга 80 ел тулу, Парклар һәм скверлар елына багышлап уздырылды. Маршрут буенча берничә станция каралган, аның беренчесе -музей бакчасында, соңгысы Мәктәп тавында иде.

Чара барышында балалар Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл, земский табиб йорты, военкомат, Мәктәп тавында булып, аларның тарихы белән таныштылар. Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисеева белән көтелмәгән очрашу музей хезмәткәрләре өчен күңелле мизгел булды.

Светлана Долгова, музей хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: