Зәй офыклары

Казанда дөнья чемпионаты узачак

20-22 ноябрьдә Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда традицион көрәш һәм билбаулы көрәш буенча Дөнья чемпионатлары узачак. Татарстанга дөньяның 35 иленнән 400дән артык көрәшче киләчәк. Җир шарындагы көчледән-көчле батырлар Казанның "Ак Барс" кара-каршы көрәш сараенда бил алышачак. Россия командасы бу көннәрдә Мәскәүдә һәм Казанда уку-тренировка җыеннарын уздыра. Безнең ил көрәшчеләре иң...

20-22 ноябрьдә Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда традицион көрәш һәм билбаулы көрәш буенча Дөнья чемпионатлары узачак. Татарстанга дөньяның 35 иленнән 400дән артык көрәшче киләчәк. Җир шарындагы көчледән-көчле батырлар Казанның "Ак Барс" кара-каршы көрәш сараенда бил алышачак. Россия командасы бу көннәрдә Мәскәүдә һәм Казанда уку-тренировка җыеннарын уздыра. Безнең ил көрәшчеләре иң күпсанлы составта катнашыр дип көтелә. Бил алышуга 19 яшьтән дә яшь булмаган ир-атлар кертелә. Көрәш алты авырлык категориясендә узачак. Ярышларга бер көн кала илкүләм җыелма командаларның спортчылары һәм тренерлары өчен мастер-класс һәм семинар үткәрелә. Билбаулы көрәш буенча ярышлар 21 ноябрьдә - ирекле, 22 ноябрьдә классик стиль буенча оештырыла. Ир-атлар - 7, хатын-кызлар 5 авырлык категориясендә иң көчле спортчы исеме өчен көч сынашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: