Зәй офыклары

Көтеп алынган турнир

Ел саен язын Югары Пәнәче авылында РСФСРның спорт остасы, көрәшче Исмәгыйль Баязитов истәлегенә көрәш турниры уза. Ул быел да авыл җирлеге һәм мәктәп коллективы тарафыннан зур оешканлык белән уздырылды, аңа химаячеләр дә булышлык итте. Турнирга спортчының якыннары, дуслары, көрәш ветераннары, көрәшне үз итүчеләр, яшь бил алышучылар җыелды. Аны ачу тантанасында...

Ел саен язын Югары Пәнәче авылында РСФСРның спорт остасы, көрәшче Исмәгыйль Баязитов истәлегенә көрәш турниры уза. Ул быел да авыл җирлеге һәм мәктәп коллективы тарафыннан зур оешканлык белән уздырылды, аңа химаячеләр дә булышлык итте. Турнирга спортчының якыннары, дуслары, көрәш ветераннары, көрәшне үз итүчеләр, яшь бил алышучылар җыелды. Аны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов катнашып, яшүсмерләргә уңышлар теләде.

Ярышта татар гимназиясе, Аксар, Сарсаз-Баграж, Бигеш, Түбән Биш, Югары Пәнәче, Югары Шепкә, Бура-Киртә, Сармашбаш, Сәвәләй, Чыбыклы мәктәпләре укучылары көч сынашты. Ярышлар 2002-2005 елларда туганнар арасында - 7, 1998-2001 елларда туганнар арасында 8 үлчәү авырлыгында көне буе барды.

Исмәгыйль Баязитов көрәш мәйданына мәктәп тәмамлаган елда килә. Тимер-томыр күтәреп, көчен арттыра, үзлегеннән көрәш алымнарына өйрәнә. Ә инде Алабуга дәүләт педагогика институтында укыганда җитди рәвештә көрәш белән шөгыльләнә башлый, Сабантуйларда батыр кала. Икенче курста укыганда үз үлчәү авырлыгында Алабуга Сабантуе батыры була. Ә 1967 елда якташыбыз мәртәбәле ярышларда катнаша һәм көрәш мәйданында зур уңыш-казанышларга ирешә. Ул 1973, 1975, 1976, 1978 елларда Зәй Сабантуе баш батыры булып кала. Алай гына да түгел, күрше шәһәрләрдә дә бил алыша. Бүгенге көндә аңа алмаш үсеп килә. Альберт Сәхабиев милли көрәш буенча «Сабантуй» газетасы призына узган турнирда һәм Татарстан чемпионатында чемпион булды. Аңа зур өметләр баглана, пәнәчелеләр аның белән горурлана.

- Без бу турнирны көтеп алабыз, чарлану өчен менә дигән форсат, - ди Сармашбаштан килгән көрәшче Айнур Миңнеханов.

Ярыш ярыш инде, көчлеләр финалга уза, җиңелгәннәр хаталардан сабак ала, икенче юлы аны ничек җибәрмәскә дигән карарга килә. Көне буе барган бил алыш үз җиңүчеләрен, иң көчлеләрне ачыклый. Менә алар - җиңүчеләр: Евгений Бутаков (Сарсаз-Баграж), Илфат Нуриәхмәтов (Бура-Киртә), Әмир Зиннәтов (Аксар), Руслан Хантимеров (Югары Пәнәче), Олег Колестратов (Сарсаз-Баграж), Вадим Трофимов (Сармашбаш-Мәлем), Станислав Николаев (Югары Пәнәче), Айнур Миңнеханов (Сармашбаш-Мәлем), Булат Талипов (Сармашбаш-Мәлем), Ринат Баранов (Сармашбаш-Мәлем), Азат Кашапов (Сармашбаш-Мәлем), Рөстәм Сәлахов (Сармашбаш-Мәлем), Александар Хисмәтуллин (татар гимназиясе), Ислам Насыйбуллин (Бигеш), Риназ Вәлиуллин (Югары Шепкә).

Ярыш нәтиҗәләре буенча Сармашбаш командасы җиңүче булды, Югары Пәнәче белән татар гимназиясе командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: