Зәй офыклары

Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры Зәйдә узачак

"Ватаным Татарстан" республика газетасы тарафыннан гамәлгә куелган, герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышлап уздырылучы татар-башкорт милли көрәше традицион турниры быел Зәй районында була. Бу турнирның бездә үтүе - район өчен бик зур дәрәҗә. 11-13 февраль көннәрендә "Яшьлек" боз сарае республика, шул исәптән Россия төбәкләреннән 400дән артык көрәшче кабул итәчәк. Зәй, чын...

"Ватаным Татарстан" республика газетасы тарафыннан гамәлгә куелган, герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышлап уздырылучы татар-башкорт милли көрәше традицион турниры быел Зәй районында була. Бу турнирның бездә үтүе - район өчен бик зур дәрәҗә. 11-13 февраль көннәрендә "Яшьлек" боз сарае республика, шул исәптән Россия төбәкләреннән 400дән артык көрәшче кабул итәчәк. Зәй, чын мәгънәсендә, өч көнгә спорт үзәгенә әйләнәчәк. Турнирның баш хөкемдары - Россиянең атказанган тренеры Рәкыйп Фәйзуллин. Мәртәбәле бил алышка чакырылган 48 команда арасында Башкортстан, Оренбург, Пермь спортчылары да бар. Бил алышлар исә 4-5 келәмдә 10 авырлык үлчәвендә барачак. Көрәш келәмнәренең һәрберсе мониторлар аркылы тамашачыга зурайтылып күрсәтеләчәк. Ярты гасырдан артык тарихка ия дәрәҗәле турнир соңгы тапкыр бездә 1997 елда үткәрелде, тәҗрибәбез бар, димәк. Зәйдә мәртәбәле ярышларга әзерлек эшләре бара.

Республикакүләм бу турнирның үткәне тирәндә. Беренче тапкыр ул моннан 53 ел элек оештырылган. Узган ел - Биектауда, алдагы 4-5 елда Әлмәт һәм Чаллы шәһәрләрендә узды. Ярты гасырдан артык тарихы булган турнирның тиңдәшсез үз дәрәҗәсе, рекордлары, батырлары һәм, әлбәттә инде, тугры тамашачылары бар. Аның башында милли көрәш федерациясе җитәкчесе - Татарстан Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов тора.

Без - көрәшле халык. Зәйлеләр зур көрәш алды көннәре белән яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: