Зәй офыклары

Олимпия чемпионы Симашев истәлегенә чаңгы ярышлары узды (Фоторепортаж)

Зәй районы Югары Баграж мәктәбендә Олимпия һәм дөнья чемпионы Федор Симашев истәлегенә авыл мәктәпләре арасында чаңгы ярышы үтте. Ярышлар Югары Баграж мәктәбе коллективы инициативасы белән оештырылды. Аны үткәрүдә эшмәкәр Григорий Коронов, Нина Шагиева, фермер Илья Усманов, чаңгы спорты буенча СССР спорт мастерына кандидат Михаил Краснов, СССР спорт мастеры, Олимпия чемпионының...

Зәй районы Югары Баграж мәктәбендә Олимпия һәм дөнья чемпионы Федор Симашев истәлегенә авыл мәктәпләре арасында чаңгы ярышы үтте. Ярышлар Югары Баграж мәктәбе коллективы инициативасы белән оештырылды. Аны үткәрүдә эшмәкәр Григорий Коронов, Нина Шагиева, фермер Илья Усманов, чаңгы спорты буенча СССР спорт мастерына кандидат Михаил Краснов, СССР спорт мастеры, Олимпия чемпионының энесе Николай Симашев, Баграж авыл җирлеге башлыгы Григорий Минеев, укытучылар коллективы спонсорлык итте.Трассаны ярышларга "Буран" белән Сергей Муханов һәм Линар Меньшиковлар әзерләде.

Ярышларны ачу тантанасында мәгариф бүлеге башлыгы Гөлчәчәк Галимова, ТР чаңгы һәм биатлоны Федерациясе беренче Вице Президенты, район Советының мәгариф, сәламәтлек, физик культура комиссиясе рәисе Эдуард Галиев ( ул ярышка кубоклар , Олимпия чемпионы Симашевның дусты Вячеслав Виденин автографы язылган "Лыжные гонки" китаплары һ б. бүләкләр алып килде), Баграж авыл җирлеге башлыгы Григорий Минеев катнашты. Алар чыгышларында Симашевның спортка килү тарихы, уңышлары турында сөйләделәр, уңышлы стартлар теләделәр.

Ярышларда 16 мәктәптән 200 ләп укучы катнашты. Узыш киеренке барды, укучылар бер-берсен уздырып, җилдән җитез йөгерделәр.Ярыш нәтиҗәләре буенча үз яшь төркемнәрендә Тимур Романов (Югары Баграж), Эльза Гайфуллина (Югары Мәлем), Максим Коронов (Югары Баграж), Лениза Бутакова (Югары Баграж), Илнур Салихов (Югары Шепкә), Гүзәл Тучина (Югары Шепкә) җиңүче булды. Югары Баграждан Евгений Бутаков, Мария Захарова, Гүзәл Бутакова, Сарсаз-Баграждан Олег Калистратов, Югары Мәлемнән Регина Насыйрова, Павел Тихонов - II, Андрей Деев (Якты Күл), Югары Шепкәдән Сөембикә Мингалина, Риназ Хисамиев, Югары Мәлемнән Ирек Галиев, Эльвина Яхина, Ольга Игнатьева (Югары Баграждан) III урын алды.

Аларга медаль, мәгариф һәм спорт идарәсе грамотасы, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. I урын алучылар кубоклар белән дә бүләкләнде. Шунысы игътибарга лаек, IV урын алучы укучыларга да акчалата бүләкләр тапшырылды.

Мәктәпләр арасында Югары Баграж мәктәбе җиңүче, Югары Мәлем белән Югары Шепкә мәктәпләре икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Сарсаз-Баграж мәктәбе исә IV урында.

Ярышлардан соң укучылар һәм укытучылар аш-су өстәле янында аралашты, фикерләште. Соңыннан кунаклар Симашев музеенда булдылар, экспонанатлар белән таныштылар.

Югары Баграж мәктәп коллективы соңгы елларда Симашев истәлегенә чаңгы ярышларын югары дәрәҗәдә оештырып, истә калырдай, анда катнашучыларның күңеле булырдай итеп уздыра. Мәктәп директоры Николай Иванов соңыннан чыгыш ясап, Гөлчәчәк Галимова, Эдуард Галиевка, ярышка спонсорлык итүчеләргә, анда катнашучы укучылар һәм укытучыларга, кунакларга, Федор Симашевның туганнарына һәм авылдашларына, Югары Баграж мәктәбе коллективына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Исән булса, 13 мартта Олимпия һәм дөнья чемпионы, 5 тапкыр кышкы Универсиада, 12 тапкыр СССР чемпионы Федор Симашевка 71 яшь булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: