Зәй офыклары

Район Сабантуенда “Спортлы Татарстан” мәйданчыгын читләтеп үтмә

6 июнь көнне район Сабантуенда "Президент белән бергә" хәрәкәтенең "Спортлы Татарстан" дип исемләнгән мәйданчыгы эшләячәк. Ул Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында көндезге сәгать 11дән кичке 5кә кадәр оештырыла. Биредә хезмәткә һәм оборонага әзерлек нормативларын тапшырырга мөмкин. Мәйданчыкта катнашучылар башкаларга үзләренең яхшы физик формада, теләсә нинди шөгыльләрне башкарырга әзер булуларын дәлилләп,...

6 июнь көнне район Сабантуенда "Президент белән бергә" хәрәкәтенең "Спортлы Татарстан" дип исемләнгән мәйданчыгы эшләячәк. Ул Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында көндезге сәгать 11дән кичке 5кә кадәр оештырыла. Биредә хезмәткә һәм оборонага әзерлек нормативларын тапшырырга мөмкин. Мәйданчыкта катнашучылар башкаларга үзләренең яхшы физик формада, теләсә нинди шөгыльләрне башкарырга әзер булуларын дәлилләп, сертификат һәм "Президент командасы" значогына лаек була ала. Моның өчен өч этапны узарга кирәк:

-озынлыкка сикерү;

-җирдән этелү;

-турникта күтәрелү;

-гер күтәрү, пресс.

Сертификат һәм "Президент командасы" значогын алу өчен нормативлар:

-ир-атларга: 16 килограммлы герне 20 мәртәбә күтәрү, 30 тапкыр җирдән этелү; 2 метрга сикерү;

-хатын-кызларга: эскәмиядән этелү һәм гәүдәне күтәрү - 20шәр мәртәбә, озынлыкка сикерү - 180 метр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: