Буген "Ялта-Зәй" спорт үзәгендә чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогына III этап узышлар 10 һәм 15 км арага ирекле стильдә үтте.
Хатын-кызлардан Алия Иксанова (Татарстан) җиңүче булды. Ольга Царева (Коми) икенче, Эльмира Гаянова (Татарстан) өченче урында.
Ир-атлардан Алексей Червоткин (Мәскәү) беренче, Артем Николаев (Татарстан) икенче, Илья Порошкин ( Коми) өченче булдылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз