Спорт

Симашевның юбилее җитә

Тиздән Олимпия чемпионы Федор Симашевның тууына 70 ел тула. Зәй районы Югары Баграж мәктәбендә әлеге датаны билгеләп узуга әзерлек эшләре бара. Чемпионга багышланган музей яңа экспонатлар белән тулыланып тора. Бу көннәрдә Татарстан Республикасы чаңгы спорты һәм биатлон Федерациясе президенты Илшат Фәрдиев һәм аның вице-президенты Эдуард Галиев музейга китаплар тапшырды. Алар...

Тиздән Олимпия чемпионы Федор Симашевның тууына 70 ел тула. Зәй районы Югары Баграж мәктәбендә әлеге датаны билгеләп узуга әзерлек эшләре бара. Чемпионга багышланган музей яңа экспонатлар белән тулыланып тора. Бу көннәрдә Татарстан Республикасы чаңгы спорты һәм биатлон Федерациясе президенты Илшат Фәрдиев һәм аның вице-президенты Эдуард Галиев музейга китаплар тапшырды. Алар арасында "Олимпийские зимние игры. Золотые мгновения" китабы югарыбагражлыларга аеруча кадерле. Бу басмада Федор Симашев турында кызыклы мәгълүмат шактый.

Шунысы игътибарга лаек, Илшат Фәрдиев белән Эдуард Галиев мәктәпкә чаңгылар да бүләк иткән иде. Шул рәвешле, хәзер укучылар чаңгы белән тулысынча тәэмин ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Симашевның юбилее җитә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Спорт