Зәй офыклары

Сочига юл – Зәйдән

17-19 сентябрьдә «Ялта-Зәй»дә чаңгы спорты буенча семинар узды. Аны Россия чаңгы спорты һәм Татарстан чаңгы һәм биатлон спорты Федерацияләре оештырды. Семинарның Зәйдә узуы очраклы түгел: аңа кадәр Россия чаңгы спорты Федерациясе президенты, өч мәртәбә Олимпия чемпионы Елена Вяльбе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры...

17-19 сентябрьдә «Ялта-Зәй»дә чаңгы спорты буенча семинар узды. Аны Россия чаңгы спорты һәм Татарстан чаңгы һәм биатлон спорты Федерацияләре оештырды.

Семинарның Зәйдә узуы очраклы түгел: аңа кадәр Россия чаңгы спорты Федерациясе президенты, өч мәртәбә Олимпия чемпионы Елена Вяльбе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов белән очрашып, чаңгы спорты үсеше буенча җитди сөйләшү уздырды. "Ялта-Зәй" чаңгы базасында шөгыльләнгән дүрт чаңгычы Сочида Олимпия уеннарында катнашу өчен Россия Олимпия командасына керүне дәгъвалый, өстәвенә, Зәйдә чаңгы үзәге ачу өчен бөтен шартлар бар. Сөйләшүдә Татарстанда чаңгы үзәге итеп "Ялта-Зәй" чаңгы базасы сайланды. Рөстәм Миңнеханов республикада чаңгы спорты алга таба үсеш алсын өчен тиешле күрсәтмәләр бирде.

Кайчандыр автоагрегат заводының - ял, "Буревестник" пионер лагере булган "Ялта-Зәй", үзгәрешләр кичерә-кичерә, бүгенге көндә халыкара ярышлар уздыру чаңгы базасына әйләнде. "Ялта-Зәй"нең чаңгы базасы булып үзгәрүенә заводның элекке директоры Вадим Мишин, чаңгы спорты буенча берничә мәртәбә Олимпия чемпионы, заводның спорт эшләре буенча ярдәмчесе Федор Симашевның да өлеше зур булды. Соңгы елларда чаңгы базасын үзгәртеп коруга Татарстан Республикасы чаңгы һәм биатлон Федерациясе вице-президенты, "Ялта-Зәй" чаңгы базасы директоры Эдуард Галиев зур тырышлык куйды. Стадион һәм чаңгы трассасы гомологация буенча барлык таләпләргә җавап бирә. Ярышлар хронометражы өчен заманча җиһазлар, информацион табло урнаштырылды.

Биредә узган семинарда Елена Вяльбе, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлим Шәйхетдинов, Эдуард Галиев, Россиянең 17 субъектыннан белгечләр катнашты. Анда чаңгы ярышлары буенча халыкара кагыйдәләрнең үзгәрүе, төрле ярышлар үткәрүне оештыру һ.б. мәсьәләләр күтәрелде.

Семинардан соң Эдуард Галиев, Зәйнең массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашып, пресс-конференция үткәрде. Бу - безнең зур җиңүебез, диде ул, журналистларга мөрәҗәгать итеп. Чаңгы сезонында биредә яшьләр арасында - Россия беренчелеге, "Яшь динамочы" Бөтенроссия, студентлар арасында Бөтенроссия ярышлары уздыру планлаштырыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: