Зәй офыклары

Спорт - яшәү рәвеше ул

Районда оешма, предприятие, учреждениеләр арасында соңгы елларда нинди дә булса темага иҗат фестивале оештыру традициягә керде. "Энергетик" Мәдәният сараенда агымдагы елда районда игълан ителгән Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы кысаларында ул "Спорт - яшәү рәвеше" дип аталган иҗат фестивале буларак уза. Әлеге чараны "Татэк" АҖ, "Теремкәй" балалар бакчасы һәм...

Районда оешма, предприятие, учреждениеләр арасында соңгы елларда нинди дә булса темага иҗат фестивале оештыру традициягә керде. "Энергетик" Мәдәният сараенда агымдагы елда районда игълан ителгән Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы кысаларында ул "Спорт - яшәү рәвеше" дип аталган иҗат фестивале буларак уза. Әлеге чараны "Татэк" АҖ, "Теремкәй" балалар бакчасы һәм 3нче мәктәп, "Техно" заводы" ҖЧШ, газ хезмәте һәм 6нчы мәктәп; «Мефро уилз Русия-Зәй заводы», балалар иҗат йорты һәм "Энҗе" балалар бакчасы хезмәткәрләре, "Аленка" белән "Тату гаилә" бакчалары һәм 2нче мәктәп коллективы халыкка күрсәтте.

"Аленка" белән "Тату гаилә" бакчалары һәм 2нче мәктәп коллективы чыгышы 1 сәгать 20 минут дәвам итте. Ул махсус корреспондент белән туры эфирдан әлеге учреждениеләрне тәкъдим итү формасында барды, алар уңышларын сөйләүче күргәзмә, ветераннарны, хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү, коллективның спорт тормышын, иҗади потенциалын күрсәткән визит карточкасы бик отышлы итеп ясалган иде. Җырчылар, вокаль ансамбльләр һәм хор коллективлары тере тавышка җырлады. Татарча номерларның аз булуы гына күңелне тырнады. Коллектив чыгышларда күмәк җырларга дүрт дистәгә якын кеше җәлеп ителгән иде. Ялгыз җырлау, биюләр, нәфис сүз, миниатюра, монолог, пародияләр, спорт йөрешләре, флешзарядкалар, олимпия такмаклары, флеш-моблар, КВН да булды. Агитбригаданың походка чыгуы, кыр ашлары пешерү тамашаның мавыктыргыч өлеше иде. Кыскасы, әлеге коллективлар жанрларның төрлелеге, программаны сәнгать ягыннан һәм музыкаль бизәү, башкару осталыгы, сәхнә культурасы дәрәҗәсе таләпләрен үтәргә тырыштылар. Барлык катнашучыларның "Спорт герое" финал җырыннан мәдәният сарае тетрәп торды. Һәр чыгыш тамашачы алкышларына күмелде.

Коллектив фестивальгә яхшы әзерләнгән. Аңа күп көч куелганлыгы ачык шәйләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: