Зәй офыклары

Спортта көчле без

Без гаять әһәмиятле вакыйга, мөһим чор алдында. Ярты елдан Казан дөньяның спорт башкаласына әвереләчәк. Аңа әзерлек җәһәтеннән һәркайда җанлылык, күңелле мәшәкать, киңкырлы эшчәнлек бара. Районда уку йортларында «Универсиаданы каршылап» акциясе башланды. Узган җомгада "Энергетик" Мәдәният сараенда 2012 елда спорт эшенә нәтиҗә ясау, уңышларга ирешкән спортчыларны хөрмәтләү тантанасы да әлеге шигарь...

Без гаять әһәмиятле вакыйга, мөһим чор алдында. Ярты елдан Казан дөньяның спорт башкаласына әвереләчәк. Аңа әзерлек җәһәтеннән һәркайда җанлылык, күңелле мәшәкать, киңкырлы эшчәнлек бара. Районда уку йортларында «Универсиаданы каршылап» акциясе башланды.

Узган җомгада "Энергетик" Мәдәният сараенда 2012 елда спорт эшенә нәтиҗә ясау, уңышларга ирешкән спортчыларны хөрмәтләү тантанасы да әлеге шигарь астында үтте. Спорт бәйрәме Владивостокта Универсиада утының Россиядәге эстафетасы башлануына туры килде. Универсиада уты - бөтен кыйтга студентлары бердәмлеге, дуслыгы һәм татулыгы символы. Универсиада факелын самолетта Владивостокка китерделәр. Океан, диңгез артларыннан кайткан Универсиада уты илнең иң зур студент үзәкләрендә булып чыкканнан соң, аны Татарстан, шул исәптән Зәй халкына да күрү насыйп булачак. Зәй урамнары буйлап утлы факел тотып йөгерүгә мәртәбәле спортчыларыбыз кушылып, яңа уңышларга бер стимул алыр. Гомумән, Зәй Универсиадага спортта зур уңышлар белән килә. Бездән җәйге уеннарда билбау көрәшеннән 4 спортчы катнашыр дип көтелә. Димәк, дөньякүләм мөһим уенга без - зәйлеләр дә мөнәсәбәтле.

Зәй - спортлы шәһәр: моңа узган ел ирешелгәннәр дәлил. Гомумән, бездә спортның чаңгы, көрәш, гер, каратэ, җиңел атлетика, йөзү төрләре үсеш алып килә. Билбау көрәшеннән Ангелина Федорова - Дөнья һәм Россия беренчелеге җиңүчесе; Екатерина Бусова - Дөнья һәм Россия кубогы призеры; каратэ-кекусинкай буенча Лилия Галимова һәм Мария Савельева Дөнья беренчелеге призерлары булды. Менә нинди көчле рухлы кызларыбыз бар безнең! Россия беренчелегендә исә каратэ буенча Эльмира һәм Эльза Климовалар, Карина Кириллова, билбау көрәшеннән Радик Сәлахов - призерлар. Гер спорты буенча да уңышлар куанырлык. Әлеге спорт төреннән Айнур Гатин, Александр Кондрабаев, Расим Әхмәтҗанов - Татарстан Республикасы беренчелеге җиңүчеләре. Соңгысы - авыл районнары командалары арасында барган "Уңыш" ТР Федераль округы чемпионы да. Чаңгычыларыбыз да үр артыннан үрләр яулый. Алар - ТР беренчелеге һәм чемпионаты җиңүчеләре Евгений Адылев, Дмитрий Бортных, Артур Хәйруллин, Михаил Комендантов. Җиңел атлетчы Орнелла Сөнгатуллина да - өметле спортчы. Ул - ТР беренчелеге призеры. Футболчыларыбыз да үзләрен лаеклы күрсәтә. "Зәй" командасы Татарстан беренчелегендә - өченче урында.

Спортчыларыбыз уңышларын әле тагын да санап китәргә була. Гомумән, алар төрле Бөтенроссия спорт ярышларында 7 - беренче, 9 - икенче, 8 - өченче, 3 дүртенче урынны алды. Узган ел Зәй - Татарстан Республикасы яшьләренең икенче кышкы спартакиадасында 100 мең халкы булган шәһәрләр арасында, "Зәй" спорт мәктәбе "Иң яхшы спорт мәктәбе" республика смотр-конкурсында җиңүче булды. "Чаңгычы" спорт мәктәбе - II, "Яшьлек" спорт мәктәбе "Иң яхшы спорт мәктәбе" республика смотр-конкурсында III урын алды.

Тренерларыбыз хезмәте дә тиешле бәяләнде: "Зәй" спорт мәктәбенең билбау көрәше буенча тренеры Равил Салихов район мәдәният үсешенә һәм яшьләрне физик яктан тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен - ТР атказанган физик хезмәткәре исеменә, әлеге мәктәптән Регина Салихова, "Елховнефть" идарәсе операторы Михаил Комендантов ТР Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хатына лаек булдылар.

2012 ел китергән әлеге уңышлар артында күпме йокысыз төннәр, борчулы көннәр ята. Спортчылар, тренерларыбызның тырышлыгы, куйган максатларына үзләрен аямыйча бару нәтиҗәсе бу. Бернәрсә дә буш урында тумый. Зур җиңүләр эшкә җигелгәннән килә. Бу уңышларда, Зәйне спортлы итүдә район җитәкчелегенең дә роле зур. Бездә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык спорт корылмалары тулы куәткә эшли. "Ялта-Зәй" чаңгы базасы - чаңгычыларны Россиякүләм ярышларга әзерләү үзәге. Олимпиадага әзерлек биредә уза, димәк, Сочига юл Зәйдән башлана. Ике трасса - "Ялта-Зәй" һәм Яңа шәһәр урман буендагы чаңгы юлларының яктыртылуы - зур казаныш. Спортчыларга ярышларга әзерлек өчен бернинди киртә, вакыт чикләре юк. Кыскасы, район җитәкчелегенең спортка даими игътибары, тиешле матди-техник база, тренерларның тынгысыз хезмәте, спортчыларның үҗәтлеге, ныклы физик әзерлеге бер-бер артлы зур җиңүләргә илтә.

"Энергетик" Мәдәният сараенда Дөнья, Европа, Россия, Татарстанда уңышлы чыгыш ясаган төрле яшьтәге спортчылар, тренерларны сәхнәгә күтәреп хөрмәтләү - район җитәкчелегенең спортка игътибары зур булуына янә бер дәлил. Тулы залда, рәт-рәт булып, җиңүчеләребез, яшь, урта һәм өлкән буын спортчылар, спортка битараф булмаганнар утыра. Һәркемнең күңеле күтәренке, йөзләрендә - шатлык хисе. Универсиадага нәтиҗәле килү, горурлык хисе ул.

Тантанага "Универсиада - 2013" башкарма дирекциясеннән вәкил чакырылу спорт бәйрәмен тагын да үзенчәлекле, мәгънәле итте. Универсиада дирекциясе белгече Алина Коченко чыгышында Зәйнең спортлы булуын ассызыклап, зәйлеләргә спорт мәйданында тагын да зуррак уңышлар, казанышларга ирешүләрен теләде. Кунак булачак Универсиаданы тәфсилле итеп, слайдлар аша презентацияләде. Ул да булмады, сәхнәгә залдан факел күтәргән спортчылар менде. Зал аларны көчле алкышларга күмде. Аннан сәхнәгә бер-бер артлы "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында узган ярышларда җиңүчеләр күтәрелде. Әлеге ярышлар районда массакүләм төс ала бара. Авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләр арасында узган ярышларда гомум нәтиҗәләр буенча быел да ГРЭС командасына тиңнәр юк. "Инвестстройсервис" ҖЧШ - II, "Җылылык челтәрләре предприятиесе" III урында. Соңгы ике елда бу предприятиеләрнең әлеге урыннарны беркем белән дә бүлешәсе килми. Авыл җирлекләре арасында сәвәләйлеләр - лидер. Югары Пәнәче белән Чыбыклы икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Узган ел яшьләр арасында да спартакиада оештырылды. Әлеге спартакиада нәтиҗәләре буенча 35нче бистә командасы җиңүче булды. "Олимп" - II, "Атлетик" III урында.

Шул рәвешле, Зәйдә спорт тантана итә. Агымдагы елда тагын да зуррак уңышларга өмет баглана. Районда Универсиаданы иң югары халыкара стандартлар дәрәҗәсендә уздыру мөһимлеген аңлап якын киленә. Җәйге уеннарда бездән катнашачак спортчыларыбызның уңышлы чыгыш ясавына ышаныч бар. Студентлар уенында уйнатылачак 351 комплект медаль Зәйгә дә кайтыр, шәт.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: