Зәй офыклары

“Татарстан кроссы – 2012”

Узган шимбәдә районда "Татарстан кроссы - 2012" республикакүләм йөгерү көненә багышланган көзге спорт бәйрәмнәре узды. Авылларда ул мәктәп территорияләрендә, спорт мәйданчыкларында кросс, төрле спорт уеннары итеп оештырылды, ә шәһәрдә башлангыч сыйныф укучылары өчен йөгерү старты мәктәп стадионнарында бирелде, өлкән сыйныф укучылары, җитәкчеләр, оешма, предприятие, башка хезмәт коллективлары, барлыгы 2 меңнән...

Узган шимбәдә районда "Татарстан кроссы - 2012" республикакүләм йөгерү көненә багышланган көзге спорт бәйрәмнәре узды. Авылларда ул мәктәп территорияләрендә, спорт мәйданчыкларында кросс, төрле спорт уеннары итеп оештырылды, ә шәһәрдә башлангыч сыйныф укучылары өчен йөгерү старты мәктәп стадионнарында бирелде, өлкән сыйныф укучылары, җитәкчеләр, оешма, предприятие, башка хезмәт коллективлары, барлыгы 2 меңнән артык кеше, исә төрле дистанцияләргә йөгерешкә "Энергетик" Мәдәният сарае каршыннан кузгалды. Спорт бәйрәмен тантаналы төстә шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова ачты. Укучылары физик культура һәм спорт өлкәсендә нәтиҗәләргә ирешкәне өчен 6нчы мәктәп директоры Сергей Кузнецовка республика Яшьләр эшләре спорт һәм туризм министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Кояшлы көзге спорт бәйрәме күңелле яңалык белән тагын да күркәм төс алды.

VIP-йөгереш белән башланган старт 13 категориягә бүленеп дәвам итте һәм балалары белән бәйрәмгә килгән гаиләләр арасындагы ярыш белән тәмамланды. Призлы урын алган һәркем медальләр, Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Соңыннан барлык җиңүчеләр күмәкләп истәлеккә фотога төште.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: