Зәй офыклары

Татарстан спортчылары Универсиадада 10 медаль яулады

Көньяк Кореяның Кванджу шәһәрендә XXVIII Бөтендөнья җәйге Универсиада уеннары да тарихка кереп бара. Бүген, 14 июльдә, ярышлар тантаналы төстә ябылачак. Студентларның 2013 елда Казанда узган җәйге уеннарыннан соң Татарстан спортчыларының Россия җыемасы составында күбрәк булуын гына түгел, ә аларның уңышка ирешүен дә ныграк тели башладык. Казандагы Уеннар фикерләү юнәлешен шул...

Көньяк Кореяның Кванджу шәһәрендә XXVIII Бөтендөнья җәйге Универсиада уеннары да тарихка кереп бара. Бүген, 14 июльдә, ярышлар тантаналы төстә ябылачак.

Студентларның 2013 елда Казанда узган җәйге уеннарыннан соң Татарстан спортчыларының Россия җыемасы составында күбрәк булуын гына түгел, ә аларның уңышка ирешүен дә ныграк тели башладык. Казандагы Уеннар фикерләү юнәлешен шул тарафка таба борды. Ул вакытта көрәшнең Универсиада программасына кертелүе нәтиҗәсендә "алтын"га манылган булсак, быелгы Универсиадада Татарстан вәкилләренең уңышка ирешүе - республикада спортка караш, спортчылар белән эшли белү турында сөйли.

Россия әлеге ярышларда 471 спортчыдан торган барлыгы 669 кешелек иң зур делегация белән катнашты. Алар арасында Татарстан спортчылары да бар. Республиканың 34 спортчысы Көньяк Кореядә Россия җыелма командасы составында җәйге Универсиадада катнашты. Алар баскетбол, су тубы, волейбол, фехтование, футбол, йөзү, теннис, дзюдо, академик ишү, җиңел атлетика, стендка ату, өстәл теннисы һәм тхэквондо ярышларында көч сынашты. Нәтиҗә начар түгел: 10 медаль - 2 алтын, 3 көмеш һәм 5 бронза яуланды.

Универсиада җиңүчеләре булып Татарстаннан стендка атучы Николай Теплый белән волейболчылар Ирина Малькова һәм Олеся Николаева танылды. Безнең мәргән командалы төр ярышта җиңүгә иреште.

Көмеш медаль ияләре - Елизавета Базарова (50 метр арага йөзүдә), Светлана Крашенинникова белән Екатерина Рабая (стендка атуда командалы төр) һәм Елена Шашарина (фехтование).

Ике бронза медальне дзюдочы Нияз Билалов яулады. Өченче урынны шулай ук баскетболчы Павел Антипов, 4х100 метр арага эстафетада Елизавета Базарова, 5 мең метр арага йөгерүдә Ринас Әхмәдиев та яулады.

"Intertat.ru" республика электрон газетасы редакциясе"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: